Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан бәйрәме: тарихы, мәгънәсе, традицияләре

Мөселманнар иң зур бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнә. Әлеге бәйрәмнең асылы нәрсәдән гыйбарәт, чалынган корбанның ите кемгә тиеш? Әлеге сорауларга җавапны безнең әңгәмәдән укый аласыз.

Әлеге бәйрәмнең мәгънәсе нәрсәдә?

 Корбан ул гарәп теленнән «Аллаһка якынаю» дип тәрҗемә ителә. Кеше әлеге гамәле белән яъни корбан чалып Аллаһка якыная.

– Әлеге бәйрәмнең төп мәгънәсе дә Аллаһка буйсынуда чагыла. Коръәндә:  «Аллаһка корбанның ите дә, йоны да барып җитми, аңа сезнең тәкъвалыгыгыз гына барып ирешә» диелә. Әлеге йоланы башкарганда кешенең калебе ни дәрәҗәдә тетрәнү кичерүе мөһим, – ди Чистай мөхтәсибәтенең укыту бүлеге җитәкчесе Әнәс Шәязданов. – Биредә икенче мөһим нәрсә дә бар: Ибраһимга улы урынына бәрән чалу мөмкинлеге биреп, Аллаһы Тәгалә бердәнбер, көтеп алынган улы Исмәгыйльгә тормыш бүләк итте. Хәзер без дә Аллаһыга буйсынуыбызны дәлилләп, гомеребез, исәнлегебез өчен аңа рәхмәт йөзеннән корбан чалабыз, аны күршеләребез, якыннарыбыз, туганнарыбыз белән бүлешәбез.

Хаҗ – исламның биш баганасының берсе

 Корбан бәйрәме мөселманнарның ел саен Мәккәгә хаҗы тәмамлангач башлана. Бу исламның биш баганасының берсе булып тора һәм Ибраһим пәйгамбәр чорыннан башланып китә. Мина үзәнлегендә, хәзер анда Мәккә шәһәре төзелгән, Ибраһимның улы урынына бәрән чалына.Хәзер бар дөнья мөселманнары әлеге йоланы бары анда гына башкарырга омтылалар. 

– Мәккәдә корбан чала алмаган кеше аны үз Ватанында чала ала, – дип сөйли Чистай шәһәре һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов. – Быел Чистайдан хаҗга 19 кеше китте. Һәр мөселман үз гомерендә бер генә тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш. Әгәр дә финанс кыенлыгы яисә сәламәтлек ягыннан проблемалар булып, хаҗ кыла алмаса, гөнаһысы юк.

Корбан чалуның кагыйдәләре һәм нормалары

 Корбан бәйрәменең төп өлеше булып корбан чалу йоласы тора.

Йоланың исә үз нормалары һәм кагыйдәләре бар.

– Мөхәммәт хәзрәт, кем өчен корбан чалу мәҗбүри булып тора?

– Кеше үз акылында, балигъ булган һәм барлык түләүлрдән, чыгымнардан соң кулында 20 мең сум акчасы бар икән, әлеге йола аңа мәҗбүри булып санала. Әгәр дә мәсәлән, авыл кешесендә 20 сум акча юк, әмма аның хуҗалыгында берничә бәрән булса, аңа бу гамәл мәҗбүри санала.

– Корбанга чалынасы хайван нинди булырга тиеш? 

– Корбанга сарык, кәҗә, сыер, дөя чалынырга мөмкин. Бәрәнгә шулай ук бер яшьтән дә ким булмаска, авырлыгы белән дә ул яшенә туры килергә тиеш. Иң төп шарт – хайванның физик кимчелеге булырга тиеш түгел. Ягъни аксак, яралы, сукыр хайваннар ярамый. Әгәр бәрәнне бер кеше исеменнән генә чалсалар, сыерны яисә үгезне җиде кеше исеменнән чалалар?

– Корбан итен кемгә тараталар?

– Ит өч өлешкә бүленә. Беренче өлешен мохтаҗларга, ярлыларга, ятимнәргә, икенче өлешен – туганнарга, өченче өлешен үзеңдә калдырырга яисә шулай ук өләшергә мөмкин. Күршеләрне, якыннарны, танышларны, аз керемлеләрне, кимсетелгәннәрне сыйлау кешеләр­не берләштерә, бәйрәм рухын, бердәмлекне, уртак шатлыкны тоярга ярдәм итә.

– Чистайның кайсы мәйданчык­ларында корбан чалу йоласы башкарылачак?

– Шәһәрдә ике мәйданчык: «Әнәс» мәчете янында (Мичурин урамы, 10б) һәм ислам үзәге территориясендә (Нәриманов урамы,74 ) эшләячәк. Әлеге йоланы үтәргә ниятләгән кеше анда мөрәҗәгать итә ала. Йоланы өч көн дәвамында башкарырга мөмкин.

– Бәйрәм намазлары ничәдә башлана?

– Барыгызны да шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә 6 сәгатьтә көтәләр. Бәйрәм намазыннан соң 7 сәгатьтә мөселман зиратында әрвахлар рухына дога укылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев