Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Концертка бара алмаган очракта, билет өчен акчаны ничек кайтарырга

Күпләребез төрле мәдәни чараларга, шул исәптән танылган артистларның концертларына рәхәтләнеп йөри.

Кагыйдә буларак, йолдызлар еш кына республиканың эре шәһәрләренә килә. XXI гасырда ара киртә булып тормаса да, теләк һәрвакытта да мөмкинлеккә туры килми, кайчагында концертка барудан баш тартырга туры килә. Бу очракта билетка тотылган акчаны ничек кире кайтарырга дигән сорау туа. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев сөйли.

– 2020 елның сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте төрле мәдәни чараларга билетларны кире кайтаруны җайга сала торган яңа кагыйдәләрне раслады. Билет өчен акчаны кире кайтару өчен билгеләнгән вакытта гариза бирергә кирәк. Билетны сатып алучы бу хакта иртәрәк кайгырткан саен, күбрәк сумманы кире кайтара алачак, – дип билгеләп үтә Владимир Михайлович.

– Димәк, билетның тулы бәясен һәрвакытта да кире кайтарып булмый һәм кире кайтарыла торган сумма срокка бәйле?

– Концерт яки мәдәни чарага барудан 10 көн кала баш тартсалар, тотылган акчаның 100 процентын кире кайтарачаклар. Әгәр сез ким дигәндә 5 көн кала концертка барудан баш тарту турында гариза рәсмиләштергәнсез икән, билет бәясенең 50 процентын гына алачаксыз. 3 көннән дә соңга калмыйча баш тарткан очракта 30 процент кире кайтарылачак.

– Әгәр минем концертка бер көн кала акчаны кире кайтарасым килсә?

– Әгәр чарага кадәр 3 көннән дә кимрәк вакыт калгач мөрәҗәгать итсәгез, оешма кулланучыга билет бәясен кире кайтармаска да хокуклы.

Әгәр баш тартуның сәбәбе – тамашачының авыруы яки гаилә әгъзасының үлеме булса, билетны хәтта чара уздырылган көнне дә кире кайтарырга мөмкин. Гариза бирү белән бергә әлеге документларны да теркәргә кирәк. Акчаны 10 көн эчендә кире кайтарырга тиешләр.

– Билетны онлайн сатып алганда бу кагыйдәләр гамәлдәме?

– Анда үз нечкәлекләре булырга мөмкин. Һәр сайтта үз кагыйдәләре, әмма алар законга каршы бармыйлар. Алар турында алдан белешергә кирәк.

– Миңа акчаны кире кайтарудан баш тартсалар, нишләргә?

– Бу очракта оешма җитәкчесенә дәгъва җибәрергә кирәк. Шуннан соң да мәсьәлә уңай хәл ителмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен кулланучыга акчаны кире кайтару хокукын раслаучы дәлилләр һәм документлар җыярга кирәк.

– Акчаны кире кайтару өчен нинди документлар кирәк булачак?

Алдан сатып алынган билет, билет сатып алган вакытта алынган чек. Әгәр ул юк икән, нәкъ бу кассада сезнең билет сатып алуны раслаучы башка документлар кулланыгыз. Раслаучы документлар булмаганда, сезнең концертка билет сатып алуыгызны күргән шаһитның күрсәтмәләре, паспортыгыз кирәк булачак.

 

Гаризаны ничек язарга

Әгәр гариза бланкы бирелмәсә, аны ирекле формада языгыз. Үзегезнең шәхси мәгълүматыгызны: фамилия, исемегезне, атагызның исемен, паспортка кертелгән мәгълүматлар, адрес, телефон номеры; билет сатып алган урынның исеме; ничә билет сатып алынган, тамашачы залындагы урыннар; тамашаның исеме һәм кайчан булачагы; билет өчен күпме акча түләвегезне; гаризаның кайчан язылуын күрсәтегез, имза куегыз һәм аның тулы аңлатмасын языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев