Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Конкурс: балалар күзләре белән юлларда иминлек

«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе ЮХИДИ бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә «Юл йөрү кагыйдәләре – рәсемнәрдә» дигән конкурс игълан итә.

Анда төрле яшьтәге балалар катнаша ала. Илдә, дөньяда барлыкка килгән вәзгыятькә карамастан, төшенкелеккә бирелмик, ә буш вакытыбызны файдалы үткәрик. Шуңа күрә без яшь рәссамнарга, өстәвенә, юл хәрәкәтендә катнашучыларга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатларга тәкъдим итәбез. Моның өчен юл хәрәкәте иминлеге темасына chis2006@yandex.ru яки bdd-svetlana2018@mail.ru газетаның электрон адресына рәсемнәр җибәрегез. Исемегезне һәм фамилиягезне, яшегезне, сезнең белән элемтәгә кереп була торган телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз.

 Конкурс 3 апрельдән 10ына кадәр үткәрелә.  Сезнең эшләрегез, кадерле малайлар һәм кызлар, газетабыз сайтында урнаштырылачак. Бүләкләү барлык чикләү чаралары бетерелгәннән соң үткәреләчәк. Безнең хәбәрләрне күзәтеп барыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X