Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кондрата авылында Тручын бәйрәме

27 май көнне Чистай районы Югары Кондрата авылында «Святая Троица» дип исемләнгән Җапрак бәйрәме үзды. 

Бәйрәм җыенына авылдашлар, туган-тумачалар, күп­тәннән күрешмәгән дуслар кайтты. Бәйрәмне үзебезнең җирле үзидарә башлыгы Юрий Валентинович Микушин ачып җибәрде. 
Чистай районы керәшен иҗти­магый үзәге рәисе, авылдашыбыз Иван Петрович Чурин да сүз алып җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, авылдашлардан авылдагы чиркәүне яңартып эшләтеп җибәрүне сорады, һәркемнән хәленнән килгәнчә мөмкин кадәр үзенең өлешен кертеп акча белән булышырга чакырды. 
 Тручын, әби-бабаларыбыз ышанулары буенча, яңгырлы, болытлы көн булырга тиеш. Сынамышлар быел да туры килде. Салкын һава, менә хәзер явып китәм дип куркытып торган калын болытлар, җан өшеткеч җил булса да, бәйрәм җыенына халык күп килде. Бергәләп, көн дә кабатланып торган мәшәкатьләрне онытып, күңел ачты халык. Бәйрәм матур җырлар, мавыктыргыч уеннар, номерларга, бай булды. Быелгы бәйрәмнең тагын матур бер бизәге - Чистай районы Йолдыз авылыннан чакырылган «Багалмам» керәшен фольклор ансамбле иде. Коллектив үзенең иҗаты белән авылдашларны куандырды 
Әйе, Тручын бәйрәме агачлар­ның яфрак ярган, матурланган, табигатьнең яшәргән, җанланган чагына туры килә. Тручын ул – җәйне каршылау бәйрәме дә. Керәшеннәрдә һәрбер бәйрәмне алсак та, ул табигатьне олылау, аңа табыну. Безнең Кондрата авылында Тручын көнне элек-электән кызлар-егетләр урманнан каен алып кайтып аны төрле ленталар, матур яулыклар белән бизәгәннәр, каенны урам уртасына бастырып уйнап-җырлаганнар. Менә без шул йоланы үзебезнең авылдашларга да күрсәттек. Матур яулыклар һәм төрле-төрле тасмалар белән җырлап каенны үзебезнең Кондрата көенә җырлап бизәдек. Ул җыр менә шулай башлана:
 Биеккәй тауларның башларында
Акбүз атларымның курмысы.
Җырлашыйк әле без, гөрләшик
Шушы булыр Тручын курмасы.
Каенның башлары, ай, бөгелә
Сахралардан искән давылга.
Җырлашыек әле бәйрәм көен
Иман керсен безнең авылга.
Каен тирәли яше, карты бар да җырлап биегәч, каеныбызга элгән бүләкләрне хужаларына тапшырып, аларга җәза биреп уйнау башланды. Һәрберсе үзенең яулыгын җыр, биюләр башкарып алды. Җырлар керәшенчә дә, чуашча да башкарылды.
Каеныбызны суга илтеп салыр алдыннан матур теләкләр, юраулар әйтелде.
Бу теләкләр менә шундыйлар:
- Еллар тыныч булып, исән-сау яшәсәк иде.
- Ямьле Татарстаныбызда бергә тату яшәсәк иде.
- Күгебез аяз, җиребез имин булсын иде. 
 Шушы матур теләкләребез чынга ашсын дип, каеныбызны суга илтеп салдык. Тручынны менә шулай озаттык. 
Каенны озаткач халык җыр-биюләрне дәвам итте. Тручынның соңгы минутларына кадәр халык рәхәтләнеп күңел ачты. Авыл халкында бу бәйрәм бик матур истәлек калдырды, бар да канәгать булып үзләренең рәхмәтләрен җиткерде. 

Валентина Чалмаева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев