Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Компьютерда ярыш буенча конкурста җиңделәр

Казанда пенсионерлар арасында компютерда ярыш буенча «Компьютер Land - Өченче буын - 2017» республика конкурсы булып узды.

Ярышларны «Татарстан Рес­публикасы пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы, Пенсия фонды һәм Казан федераль университеты оештырды.
Конкурсның максаты булып өлкән кешеләр арасында база компьютер грамотлылыгын актив үзләштерүне популярлаштыру тора. Өлкән буын кешеләре виртуаль киңлектән һәм глобаль челтәрдән башка бүгенге заманда елдан-ел яшәүләре авырлаша баруын яхшы аңлыйлар. Интернет һәм яңа технологияләр-болар өлкән буын кешеләренең яшәү сыйфатын күтәрү өчен үзенә күрә бер ачкыч кебек.
Безнең чистайлылар И. Хә­мәдиева һәм Т. Сәлахов әлеге конкурста актив катнаштылар. Тырышлыклары бушка китмәде. Тәлгать Фәргать улы Һәм Ирина Анатольевна рес­публика конкурсында җиңүчеләр булдылар. Аларны ихлас күңелебездән җиңүләре белән котлыйбыз. Шулай ук «Өченче буын университеты»нда пенсионерларны компьютер грамотлылыгына өйрәтүче педагоглар­га рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай