Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Комиссия үз эшен активлаштырды

Муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссиясенең быелгы соңгы утырышы 2011 елның эш йомгакларына һәм 2012 ел өчен планнарга багышланды. Аны комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Д. Иванов алып барды.

Җентекле аналитик хисап белән РФ федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең ТР буенча Чистай шәһәрендәге бүлеге начальнигы А. Моратов чыкты. Барлыгы узган елда биш утырыш булды, анда 20дән артыграк мәсьәлә каралды: куркынычсызлык һәм объектларның террорчылыкка каршы сакланышы, Чис­тай муниципаль районында 2009-2011 елларга ТРда террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча республика максатчан программасын гамәлгә ашыру буенча чаралар, террорчылыкны һәм экстремизмны булдырмау буенча дин оешмалары белән үзара эшләү, җирле үзидарә органнарының халык белән кисәтү эше, массакүләм мәгълүмат чараларының роле һәм башкалар.
Сөйләшү темасын Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы А. Соколов дәвам итте. Ул җыелганнарның игътибарын террорчылык актларын кисәтүгә һәм безнең муниципаль районда, аерым алганда, Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү һәм үткәрү чорында җәмәгатьчелек һәм янгынга каршы куркынычсызлыкны көчәйтү буенча өстәмә чараларга юнәлтте. Шул ук мәсьәлә буенча доклад белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең Чистай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары И. Гарифуллин чыкты. Үз чиратында Чистай муниципаль районы объектларында гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча көч һәм чаралар әзерлеге турында ТР буенча Федераль янгын хезмәтенең 67 нче янгын сүндерү часте начальнигы А. Егоров хәбәр итте.
А. Моратов соңыннан билгеләп үткәнчә, террорчылыкка каршы комиссия төрле халык катламнары белән террорчылык эшчәнлеген кисәтү буенча үз эшчәнлеген активлаштырды, төрле чаралар үткәрелгән, алар массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктыртылган, эш федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе бүлеге, эчке эшләр бүлеге, прокуратура һәм җирле үзидарә органнары белән тыгыз мөнәсәбәттә алып барылган. Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Г. Задворнованың, яшьләр эшләре бүлеге начальнигы О. Купцованың, авыл җирлекләре башлыклары, сөт комбинаты директоры А. Прокофьевның инициативалы эше аерым билгеләп үтелде.
Утырышта шәһәр прокуроры Р. Хәкимҗанов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев