Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Комиссия составына үзгәрешләр кертелде

    Коррупциягә каршы комиссиянең быелгы беренче утырышын аның рәисе, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов уздырды.

    Муниципаль районның коррупциягә каршы комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде: аның сос­тавына киткән кешеләр урынына дүрт кеше кертелде - М. Гобәев (муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе) комиссия рәисе урынбасары булды; Л. Шәйдуллина (муниципаль район башлыгы киңәшчесе) комиссия сәркатибе итеп билгеләнде. ИНЭКА студенты Е. Воробьева һәм ФСКНның район­ара бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Е. Дегтяров комиссия әгъзалары булдылар.
    Комиссиянең узган елгы эш йомгаклары турында аның сәркатибе Л. Шәйдуллина сөйләде. Ул 2012 елга муниципаль районның коррупциягә каршы комиссиясенең якынча эш планын раслау турында хәбәр итте. План нигез итеп алынган. Узган елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга эш планнары турында газета укучылар Интернетта, ТР муниципаль берәмлеге порталында, Чистай муниципаль районы сайтында таныша алалар. Муниципаль районның контроль-санау палатасы эше турында аның рәисе О. Гришина хәбәр итте. Комиссия утырышында кайбер карарлар кабул ителде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: