Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Комиссия карарлары үтәлергә тиеш

    Шушы көннәрдә быел беренче тапкыр муниципаль районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды, аңа хәзер Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов җитәкчелек итә.

    Муниципаль район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче, террорга каршы комиссия сәркатибе Ольга Заглядова узган елда муниципаль районда террорга һәм экстремизмга каршы тору буенча террорга каршы комиссия эшчәнлеге турында отчет белән чыкты. Аннан соң ике мәсьәлә буенча - Чистай муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең 2013 елга эш планын һәм муниципаль районның террорга каршы комиссиясе каршындагы ведомствоара төркеме составын раслау турында РФ федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чистай шәһәрендәге бүлеге начальнигы Айрат Моратов чыгыш ясады. 2012-2014 елларга Чистай муниципаль районында террорны һәм экстремизмны кисәтү буенча озын сроклы максатчан программаны тормышка ашыру буенча җитди эш алып барыла. Бу турыда муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова, муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин, "Татмедиа" ААҖ филиалы "Чистопольские известия" ("Чистай хәбәрләре") газетасы редакциясе директоры - баш мөхәррире Ольга Бандишоева сөйләделәр. Муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы яшьләр арасында милләтара һәм динара дошманлык тудыручы экстремистик идеология һәм гамәлләрне таратуны кисәтү буенча чаралар планын раслау турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.
    Киңәшмә барышында кайбер предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә террорга каршы комиссия карарларын үз вакытында үтәмәүләренә тәнкыйть белдерелде, әлеге карарлар кыска вакыт эчендә үтәлергә, ә аның нәтиҗәләре чираттагы утырышта хәбәр ителергә тиеш.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: