Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Командада эшләү – безнең стилебез”

2 нче номерлы шәһәр дәваханәсе коллективы дүрт дистә елга якын изге хезмәт үти - үз пациентларына тулы канлы тормышка кайтырга ярдәм итә, сәламәтлекләрен кайтара. Шәһәрнең иң зур микрорайоннарының берсенә хезмәт күрсәтүче дәвалау учреждениесен биш ел ТРның атказанган табибы, медицинага 30 елдан артыграк гомерен биргән Евгений Крашенинников җитәкли. Евгений Анатольевич белән...

- Без үзәк район дәваханәсенең стационар һәм поликлиника бүлеген үз эченә алган структур подразделение булып торабыз. Без сәгать заводы поселогында яшәүче 10 мең кешегә хезмәт күрсәтәбез. Стационар Чистай, Кама аръягының якын-тирәдәге районнарыннан, шулай ук кизү торган көннәрдә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртуы буенча кергән авыруларны кабул итә, ә алар аена 12гә җыела.
Безнең дәваханә тәүлек буе эшли торган, югары квалификацион категорияле табиб Гүзәл Мифтахова җитәкчелегендәге 42 урынга исәпләнгән балалар стационары булган, шәһәрдә бердәнбер учреждение. Балалар - бик күп игътибар һәм кайгыртучанлык, профессионализм һәм уңайлы шартлар таләп итүче үзгә пациентлар. Үз көчебез белән ремонт ясадык, өйдәге кебек уңайлы шартлар тудырырга тырыштык. Безгә ата-аналары баш тарткан сабыйлар да керә. Персоналның бурычы аларга наз һәм җылылык бүләк итү, чөнки алар беренче көннәрдән үк ата-ана мәхәббәтеннән мәхрүм.
- Уңышлы дәвалануның төп шартлары - персоналның квалификациясе, заманча матди-техник база, югары нәтиҗә бирә торган дәвалау препаратлары белән тәэмин ителгәнлек. Ә практикада хәлләр ничек тора?
- Табиблар корпусы - нигездә, югары һәм беренче квалификацион категориягә ия югары класслы белгечләр. Шәфкать туташлары иң югары бәягә лаеклар. Барысы да диярлек ныклы нигезле әзерлек бирүче безнең медицина училищесын тәмамлаганнар. Аларның күбесе бездә практика үттеләр, шуннан соң коллективка кереп киттеләр. Һөнәри конкурсларда да алар үз рейтингларын раслыйлар. Процедуралар кабинеты шәфкать туташы Евгения Мазаева муниципаль турда җиңүче булды. Чисталык һәм тәртип урнаштыручы кече медицина персоналына рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Ә бөтенебез бергә без нәтиҗәгә - пациентларга сәламәтлек кайтаруга эшләүче фикердәшләр командасы.
Заманча җиһазлар, дәвалау препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләсе "Чистай үзәк район дәваханәсе" муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Фираил Шиһаповның даими контролендә тора. Якындагы елларга кирәк булган аппаратлар исемлеге әзерләнде, бу берничә дистә исем. Яңадан-яңа диагностика технологияләрен кертү, дәвалау тиешле матди-техник базадан башка мөмкин түгел, бигрәк тә бу хирургиягә кагыла. Бүлек бездә күп юнәлешле - онкология, офтальмология, гомуми хирургия. Биредә, чыннан да, үз эшенең осталары - ТРның атказанган табибы, югары квалицикацион категориягә ия Анатолий Щенников, югары квалификацион категория табибы Афанасий Андреев эшлиләр. Хирургия һәрвакыт үз-үзләренә җаваплылык ала белүче, үзенчәлекле шәхесләрнең эше булды. Бу авыр хезмәт, яңа методикалар үзләштерү, белемнәрне даими камилләштерү. Алар танылган Чис­тай хирургларының дәвамчылары, аларның традицияләрен намуслы дәвам итүчеләр, зур практик тәҗрибәгә ия булган кешеләр.
Офтальмология практикасын күп еллар дәвамында ТРның атказанган табибы Рәшит Гыйльфанов алып барды. Берничә буын чистайлы дөньяның бөтен матурлыгын күрә алу, һәр көнгә шатлану мөмкинлеге биргәне өчен аңа рәхмәтлеләр. Аның эстафетасын тәҗрибәле табиб Эльмира Хәмитова кабул итте.
- Соңгы вакытта көндезге стационар кебек медицина ярдәме күрсәтүнең шундый формасы киң таралыш алды, сездә ул кулланыламы?
- Неврология бүлегендә пациентлар тәүлек буе тора алу белән бергә (мөдир Любовь Жаринова) көндезге стационар да эшли, анда күп төрле сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә. Мансур Сираев җитәкчелегендәге коллектив тотрыклы, югары профессиональ. Стационар белән бергә Евгения Глонягина җитәкчелегендә поликлиника бүлеге эшли. Кешеләр берничә төрле авыру белән медицина ярдәме алу өчен мөрәҗәгать итәләр. Аларны диагностикалау, дәвалау схемасын эшләү өчен төрле юнәлештәге белгечләрне җәлеп итү консилиумнары үткәрәбез, бу, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирә, безнең өчен иң мөһиме шул. Әйдәүче терапевтларның берсе Тамара Созинова, рентгенолог Аркадий Леушин, реаниматолог Игорь Варганов, лаборатория мөдире Тамара Харитонова, УЗИ табибы Александр Соловьев, сайлаган һөнәрләренә тугры булган һәм үз табиб бурычын фидакарь башкаручы барлык коллегаларымның һөнәри сыйфатларына, ярдәменә исәп тота алам. Командада эшләү - безнең стилебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев