Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көнүзәк мәсьәлә – салымнар һәм яңа торак

Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов кушуы буенча бездә күчемсез милек объектлары төзү өчен бирелгән җир участокларын инвентаризацияләү һәм аларны файдалануга тапшыру буенча яңа комиссия оештырылды. Комиссия белән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов җитәкчелек итә.

Хәзер шәһәрдә һәм районда күп торак төзелә, әмма мәсьәлә шунда ки, төзелгән йортлар хуҗалары аларны файдалануга тапшырырга ашыкмый, аларны берничә ел дәвамында төзелеп бетмәгән итеп тотарга һәм салым түләмәскә тырышалар. Хәзер актив рәвештә юллар төзү, торак ремонтлау, шәһәр һәм районның инфраструктурасын үстерү белән шөгыльләнергә кирәк, әмма әле милеккә һәм җиргә салым түләүдән качучы йорт төзүчеләр дә бар. Алар беренче чиратта үзләре турында гына уйлыйлар. Техник инвентаризация бюросы төзелгән, рәсми рәвештә файдалануга тапшырылмаган торакны ачыклау белән актив шөгыльләнә башлады. Әлеге эшкә су каналы, шәһәр электр челтәре, шәһәр газ идарәсе, төзелеш күзәтчелеге, салым инспекциясе дә кушылып китте. Барлык предприятиеләр һәм оешмалардан вәкилләр комиссия белән бергә теге яки бу йортның әзерлеген тикшерәчәк, хокук бозулар булганда административ тәэсир итү чаралары кулланылачак. Атна саен барлык хезмәтләр дә шундый йортлар табылган адреслар турында мәгълүматлар бирәчәк. Шәһәрдә дә, районда шундый йортлар күп, аларның кайберләренең хуҗалары салым инспекциясенә, БТИга исәпкә басарга да уйламыйлар, электр энергиясе, газ, су өчен исәпләгечләр куярга ашыкмыйлар, еш кына коммуналь хезмәтләрдән законсыз файдаланалар.
Беренче тикшерү барышында югары дәрәҗәдәге әзерлекле йортлар (80 процент һәм аннан да күбрәк) ачыкланган. Муниципаль власть "аждаһа чаралары" күрергә җыенмый, әмма ул шәхси төзүчеләргә торак бинаны тапшыруны тизләтүдә, газ, су, канализация белән тәэмин итүдә, электр энергиясе үткәрүдә ярдәм итәргә әзер булуын аңлата. Һәм болар буш сүзләр түгел, ә төгәл адреслы ярдәм. Шул ук вакытта яңа йортларга күчүчеләрдән нәрсә көтүләре дә билгеләнде - җирле бюджетка салымның артуы, муниципаль районда тапшырылган торакның саны арту. Яңа комиссия эше белән әлеге мәсьәләләр тагын да максатчанрак хәл ителер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев