Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көн тәртибендә – цифрлаштыру. Бу балаларга, әлбәттә, кызыклы

15 башлангыч сыйныф, рус, инглиз, татар телләре, әдәбият, география һәм тарих укытучысы үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте.

«Ел укытучысы-2022» конкурсының муниципаль этабында шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән 15 педагог көч сынашты. 1нче гимназия базасында алар педагогик осталыкларын күрсәттеләр, безнең район данын зона этабында яклау хокукын алу өчен көрәштеләр.

Конкурста педагоглар алдында катлаулы бурычлар торды. Шуларның берсе – ачык дәрес үткәрү, уйлап табуга һәвәслек күрсәтү, үз эшләренә креатив якын килеп, укучыларны кызыксындыру.

Дәресләр башлангыч сыйныф укучылары өчен дә, өлкән сыйныфлар өчен дә төрле тематикада иде. Икенче көн мастер-классларга багышланды, анда педагоглар башка мәктәпләрдәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар.

– Цифрлаштыру елында дәресләр мәгълүмати технологияләргә бай булды. Бу балаларга, әлбәттә, кызыклы, – ди укыту-методик тәэмин итү бүлеге начальнигы Надежда Кондрашина.

Беренче карашка, цифрлаштыру, нигездә, информатика яки математика белән бәйле кебек тоела. Ачык мастер-классларның берсендә булып, моның алай түгеллеген аңладым. Наталья Рыкалова 4нче номерлы урта мәктәптә 27 ел рус теле һәм әдәбияты укыта. Мәктәптә эшләү тәҗрибәсе зур булуга карамастан, ул «Ел укытучысы» конкурсында беренче тапкыр катнаша.

Мастер-класста педагог үз эшендә мәгълүмати технологияләрне куллануга басым ясады. Алар пандемиянең кызган чорында, балалар дистанцион укытуга күчкәч һәм цифрлы белем бирү ресурслары укыту процессына үтеп кергәч, аеруча актуаль булды. Ул күрсәткән мастер-классның бурычы – һәр укытучыга аларның өстенлеген җиткерү.

– Безнең мәктәптә Скайсмарт цифрлы платформа актив кулланыла. Мин укыткан балалар анда күптәннән биремнәрне үтиләр. Бу шактый уңайлы, – дип фикерләре белән уртаклаша Наталья Александровна.

1нче номерлы мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Екатерина Арсентьева конкурсантларны дулкынланып күзәтте. Узган ел ул әлеге конкурсның муниципаль һәм зона этапларын уңышлы узган һәм республика бәйгесендә «Укытучы – иҗатчы» номинациясендә җиңүче булган. Ул мондый сынау укытучыларга үз эшләрендә тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә һөнәри яктан үсәргә дә ярдәм итә, дип саный.

– Теләсә нинди дәрес, сынау яки мастер-класс – ул зур хезмәт. Теләсә кайсы конкурстагы кебек үк, бар нәрсә дә теләгәнчә килеп чыкмаска мөмкин. Иң мөһиме – әлеге хәлдән лаеклы чыгу һәм үз-үзеңнән канәгать калу. Бу үз көчеңә ышаныч бирә, – ди башлангыч сыйныф укытучысы.

Муниципаль этап – Бөтенроссия конкурсының беренче баскычы гына. Хәзерге вакытта ике конкурс сынавы: «Дәрес» һәм «Мастер-класс» тәмамланды. Тарих дәресендә, мәсәлән, 1нче номерлы лицей укытучысы Татьяна Толстова укучылар белән – борынгы грекларның дине, ә әдәбият дәресендә 3нче гимназия укытучысы Татьяна Скворцова малайлар һәм кызлар белән Михаил Юрьевич Лермонтов күзаллавында шагыйрь образы турында сөйләште. Башка белем бирү учреждениеләреннән килгән укытучылар да кызыклы темалар әзерләгәннәр. Болар – җил юнәлеше дә, уен технологияләре дә. Хәтта киләчәктә барлыкка киләчәк һөнәр төрләрен дә карадылар, шулай ук бүләкләрне дөрес сайларга да өйрәнделәр.

«Мастер-класс» конкурс сынавында күпчелек темалар цифрлы технологияләргә бәйле иде. Мәсәлән, география укытуда QR-код куллану, мавыктыргыч дәрес сере яки визуализациягә мәдхия; дәресләрдә уку мемларын куллану, белем бирү процессында мәгълүматны визуальләштерү ысуллары. Бу хакта педагоглар балалар белән түгел, ә башка мәктәпләрдәге коллегалары белән сөйләштеләр. Киләчәктә укытучылар үз дәресләрендә куллансыннар өчен, һәркем үзенең авторлык методикасы белән уртаклашты.

Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк. Аларның исемнәре соңрак билгеле булачак һәм тантаналы чарада игълан ителәчәк. «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче һәм беренче урынга ия булучы үз эшләрен конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәк. Ул февраль башында Югары Ослан районында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев