Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көллияттә шигырь бәйрәме

Яз ае, бигрәк тә апрель ае аеруча үзенчәлекле. Яз үзе дә яшәүгә көч, дәрт бирүче ай. Шундый матур көннәрнең берсендә, Чистай күп профильле көллиятендә үзенә генә хас матурлык белән «Тамчылар җыры» китабын тәгъдир итү кичәсе үтте.

Залга төркем-төркем булып студентлар, укытучылар, кунаклар (шәһәребез кунаклары, Аксубай районыннан) үтәләр.
Әлеге уку йортында әледән-әле төрле кызык­лы, тәрбияви чаралар еш үткәрелә. Шулай да, әлеге чара студентларның иҗат җимешләре белән таныштыру булгангамы, үзенә күрә дулкынландыра да, сөендерә дә...
- Әзерлек өчен еллар үтте, күп көч таләп ителде, - ди китап авторы, кичәне оештыручы Розалия Харис кызы Шәйхетдинова. - Бигрәк тә Чистай шәһәренең Үзәк китапханәсенә зур рәхмәтемне, олы ихтирам хисләремне белдерәм, - ди ул.
Моңлы итеп ишетелгән көй астында 210 нчы төркем студентлары Җама­летдинова Гөлинә белән Григорьева Татьяна рус һәм татар телләрендә кичәне башлап җибәрделәр. Дулкынландыргыч минутлар. Сәхнә түренә яшь авторлар чакырылды. Һәркайсы үзләре белән таныштырды. Алар алып баручыларның тормышка, иҗатка кагылышлы сорауларына җавап бирделәр. Мәхәббәт, туган якны сагыну хисләре белән сугарылган шигырьләрен укыдылар.
Аннан соң сүз әдәби түгәрәк җитәкчесе, шигырь-хикәяләр авторы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Харис кызына бирелде.
- Көллияттә эшли башлагач та «Тамчылар» исеме астында әдәби түгәрәк башлап җибәргән идем. Студентлар бик теләп йөриләр. Түгәрәктә мин балалар белән аралашам, аларның уй-кичерешләре белән якынрак танышам. Алар да үзара дуслашалар, фикер алышалар. Студентларым төрле бәйгеләрдә катнашалар. Миңнегалиева Гөлия Норлатта узган «Минем милләтем» бәйгесендә беренче урынны алды, - диде ул.
Чыгыш ахырынды Розалия Харис кызы һәр автор өчен көтелмәгән сюрприз ясады, аларга үзләренең шигырьләре басылган «Тамчылар җыры» исемле,яңа гына чыккан китаплар бүләк итте.
Аннан соң сүз үзәк китап­ханәдән килгән вәкил Зөһрә ханым Җаббаровага бирелде. Ул бик матур итеп әдәби түгәрәк җитәкчесенең «Сагыну» исемле шигырен укыды, уңышлар теләде, яктылык, нур бөркеп торган чәчәкләр бүләк итте.
Истәлек итеп күп про­­фильле көллият китапха­нә­сенә китап бүләк ителде. Көллият китапханәсе исеменнән Татьяна Ивановна укытучыга җылы теләкләрен җиткерде.
Күп профильле көлли­ятнең директоры Еремеева Ольга Александровна Шәйхетдинова Розалия Харис кызына тирән эчтәлекле кичә оештырганы, иҗади эшчәнлеге һәм нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәтләрен җиткерде. Сәламәт булуын, уңышлар теләде.
Кичәгә котлар өчен Аксубай районыннан да кунак­лар килгән иде. Уку йортында күңелле очрашуга шат булуларын әйттеләр, шигырьләрен бүләк иттеләр.
Кичә матур җырлар белән үрелеп, иҗат җимешләрен тыңлап сизелми дә үтеп китте.
Әлеге бәйрәм һәркемдә җылы тәэсир калдырды. Күңелләргә ниндидер үзгә бер рәхәтлек, тынычлык иңде. Бүгенге рухи кыйммәтләргә игътибар кимегән бу заманда мондый кичәләрнең әһәмияте аеруча зур. Яшьләребезгә рухи тәрбия бирүче мондый бәйрәмнәр ешрак оештырылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев