Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Климат – виноградка киртә түгел

Татарстан климаты көньяк җиләк-җимешләре үстерүгә туры килми дип санала. Әмма кайбер бакчачылар үз участокларында карбыз белән кавын гына түгел, ә виноградның дистәләгән сортларын да үстерә алалар.

– Экстремаль климат кояшлы җимешкә киртә түгел, – дип саный Чистайның танылган виноград үстерүчесе Владимир Кузнецов. Аның бакча участогында виноградның 50гә якын сорты үсә, шуларның 46сы быел уңыш биргән. 
Бакчачының плантация масштаблары таң калдыра. Һәрбер сорт җентекле итеп язып куелган, эшкәртелгән, чыбыклары сүз әйтә алмаслык итеп киселгән. Тәмле исе һәм искиткеч төсе белән җәлеп итүче виноград җимешләре күзгә ташлана. 
– Миндә җимешләре 5 сумлык тәңкәдән да зуррак булган сортлар да бар, – дип уртаклашты Владимир Марс улы безне үз хуҗалыгына озатып. – Бу эштә иң мөһиме – карап тоту. Кайберләре миңа килеп «Миңа яшеле дә, зәңгәре дә ярый, тик җимеше зур булсын һәм карау сорамасын», диләр. Алай булмый! Мин виноград үстерү белән 19 ел шөгыльләнәм һәм карап тотуга көч һәм вакыт сорамаган бер генә сорт­ны да белмим.
Виноград үстерүченең хуҗа­лыгына карап, әлеге көньяк культураның безнең урта полосада менә дигән итеп үсүен аңлыйсың. Бары тик кайберләре өлгерергә өлгерми, шуның өчен иртәнге сортлар сайларга кирәк. Шуны да әйтергә кирәк, Владимир Кузнецовның бакча участогында виноград ачык грунтта, җиләс һавада кояш нурлары белән җылынып үсә, шуңа күрә яхшы уңыш бирә.
– Шундый культураны үстерү куркыныч түгел. Барлык белемнәр һәм тәҗрибә еллар белән килә, – дип билгели Владимир Марс улы. – Баштарак үсентеләрне ялгый алмыйм һәм алар корыйлар иде, ә аннан соң өйрәндем. Монда куакны эшкәртү, кисү мөһим роль уйный. Мин куактан 90 процентка кадәр чыбыкны кисәм, дүрт чыбык кына калдырам, шуларның һәрберсендә берәр тәлгәш виноград кына үсә. Бу бик мөһим. Алайса үсемлеккә көч җитми һәм җимеш өлгермәячәк. 
– Виноград – түземле үсемлек, әмма шуңа да карамастан, ул даими карап тотуны сорый. Исәпкә алырга кирәкле нюанслар бар. Яңгырлар күп яуса, җимешләр сулы булачак. Берәр авыру эләксә, тирә-яктагы барлык куаклар да үләргә мөмкин. Кышкыга тиешлечә капламасаң, куак китмәскә мөмкин. Бер үк сорт кояшта тәмле, күләгәдә ачы булып үсәчәк. Әлеге үсемлекнең төп дош­маны – сагызак. Алар җимешне тишәләр, шуннан соң үсемлек корый, чери, – дип уртаклашты безнең белән виноград үстерүче.
Владимир Марс улының бакчасының берничә көньяк үсемлек куагыннан чын виноград плантациясенә әверелүе гаҗәеп. 
– Әлеге шөгыльгә мәхәббәт «Горгаз» да эшләгән чорда ук башланды. Анда көньяктан алып кайткан «Изабелла»  һәм «Лидия»  сортларын үстерүче ир-ат эшли иде. Ул мине бервакыт шәраб белән авыз иттерде һәм үсентеләр тәкъдим итте. Шулай, минем мавыгуым башланды.
Сортлар белән Интернетта кызыксына башладым: кайсысы безнең климатка туры килә, кайсысы – юк. Чиләбедән үсентеләрнең 20шәр төрен яздырта идем. Утыртам, ә киләсе елга алар бетә, ни өчен – белмим. Ә аннан соң Интернетта яңа сортлар барлыкка килә башлады. Селекционерлар белән элемтәгә кереп аларның сыйфатлары турында белешә идем. Шулай Россиядә танылган селекционерның ярдәмчесенә чыктым, ул миңа тикшерелүче сортларны җибәрә башлады. Аларның кайберләре саннар астында гына, исемнәре дә юк иде. Кайвакыт башка виноград үстерүчеләр белән теге яки бу сорт сыйфатлары турында белешергә дип аралашканда алар «Владимир Марсович, сез кая шундый сортлар аласыз? Без Волгоградта яшибез, андый сортларның барлыкка килүен белмибез дә, ә синдә андыйлар бар да инде!»  дип гаҗәпләнәләр, – дип көлә виноград үстерүче.
Әлбәттә, виноградны хезмәт сөючән, тырыш, җирне яратучы кеше генә үстерә ала. Чөнки бу үсемлеккә көн саен игътибар кирәк.
– Җәен иртә торам да бакчага чыгам. Монда кисеп алам, анда бәйләп куям... Һәрбер куак белән сөйләшәм. Йомык күз белән кая нинди сорт икәнен әйтә алам, – дип сөйли виноград үстерүче. – Бу минем хобби. Үсентеләр керем китерә башлады, халык та әлеге культураны үстерүдә активрак була башлады. Дөньяда виноградның меңләгән сорты бар, барысын да үстереп карыйсы килә. Кызганыч, бакчамда урын җитми.
Сүз уңаенда, Владимир Марсо­вичның иң яраткан сорты  «Ак гүзәл»  («Белая красавица»). Виноград үстерүче аның искиткеч исен һәм мускат тәмен билгели.
Егерме елга якын тәҗрибә дәверендә Владимир Кузнецовның Бөтенроссия һәм республика күргәзмәләрендә катнашкан өчен ярыйсы гына грамоталары һәм медальләре җыелган. Шулай, аның «Граф Монте-Кристо»  сор­ты өчен «Иң матур»  һәм «Иң эре»  номинацияләрендә ике мактаулы бүләге бар.Бер җимешнең авырлыгы 34 граммга җиткән.
– Волгоградтан бер виноград үстерүче миңа ышанмады һәм мин аңа үлчәүгә куелган виноград белән фотография җибәрдем. «Мөмкин түгел! Сез төньякта, Татарстанда, һәм сездә шундый виноград!», – дип сөйли Владимир Марс улы.
Виноград үстерүче утыртканнан соң ике-өченче елда виноградның яхшы уңышын алу – яңа виноград үстерүчеләр өчен дә ирешә алырлык максат дип саный.
– Иң мөһиме – берничә кагыйдәне үтәргә. Беренчедән, виноград үстерергә җыенгансыз икән, безнең төбәккә бик иртә 80-100 көндә өлгерүче сортлар кирәк. Икенчедән, утырту өчен иң җылы, җиләс, әмма каты җил булмаган урын сайларга кирәк. Виноградның авырулары күп, шуңа күрә аңа вакытында кисәтү чаралары һәм эшкәртү үткәрергә кирәк. Шулай ук көз көне дөрес кисү, туңмас һәм күксемәслек итеп кышкыга җылыту дә мөһим. Үсентеләргә суны еш сибәргә кирәкми. Кыштан соң ачкач, чәчәк атар алдыннан һәм «борчак»  стадиясендә сибү дә җитә, – дип серләре белән уртак­лаша Владимир Кузнецов.
Чистай виноград үстерүчесе уңыш җыеп алу буенча көньяк осталары белән, җиңә алса да, көрәшми. Әмма ул туганнарын һәм танышларын яңа өлгергән җимеш белән генә түгел, ә сок белән дә рәхәтләнеп сыйлый. 
Без Владимир Марс улына яхшы уңышлар һәм сәламәтлек телибез. Чөнки шундый зур хуҗалыкны тоту күп көч һәм сабырлык таләп итә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X