Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көләч йөзле Рәхилә апа

Гыйбрәтле язмыш

Рәхилә апа Махиян бабай белән Мәгърифә Мөдәррисовлар гаиләсендә 1932 елда икенче бала булып дөньяга аваз сала. Кан кардәшләре Мирсәй, Гали, Фатыйма, Хатимә, Гомәр белән бергәләшеп исән-имин буй җиткерәләр алар. Заманына күрә Махиян бабай белән Мәгърифә әбигә алты баланы тәрбияләү бер дә җиңелләрдән булмагандыр билгеле... Әмма тырыш, фидакарь хезмәтләре белән, булганына шөкер итеп, тыныч кына гомер кичерә Мөдәрисовлар.

Алгарак китеп булса да, шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә туганнары арасыннан Рәхилә апаның сеңелесе Фатыйма апа гына исән-сау. Фатыйма апа да апасы кебек бик тырыш, эшчән, киң холык лы кеше. Гомере буе фермада сыер савучы булып эшләде. Сеңелләре Хатимә апа да гомер буе сыер савучы булды. Кайчан карама, алар апалы-сеңелле ферма юлында булдылар, эчкерсез, тырыш хезмәтләре белән авылларына хезмәт иттеләр Кояштай гел көлеп торучы, җитез хәрәкәтле, очып кына йөрүче Хатимә апа ике ел элек һич көтмәгәндә бакыйлыкка күчте.

...Гомер дигәнең аккан сулар кебек, көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Мөдәррисовларның балалары һәрберсе үз юлын таба, һәрберсенең үз язмышы, үз тәкъдире дигәндәй... Рәхилә апа да авылдашы уңган-тырыш егет Мансур Габбас улына тормышка чыга. Яшь гаилә тормыш йөген бергәләп тарта башлый. Ямь өстенә ямь өстәп бер-бер артлы алты бала дөньяга килә.

Мансур абый төрле эшләрдә намуслы хезмәт итә. Бик ачык, кече күңелле иде ул. Үзе янына амбарга эшкә йөргән балаларны, үсмерләрне дә үз тиңедәй якын күреп сөйләшә иде, балалар үзләре дә Мансур абыйны яраттылар. Соңгы елларда амбарда бик авыр һәм зарарлы хезмәттә булды – орлык агулау белән шөгыльләнде. Бервакытта да зарланмый, сабыр кеше иде ул. Яшәргә дә яшәргә иде әле... Әмма тәкъдир дигәнеңнән узып булмый шул, каты авыру аны гаиләсеннән, балаларыннан аерды...

Әлеге югалту ачысын балалары, оныклары ярдәмендә җиңәргә тырышты Рәхилә апа.Нишлисең, түзәргә, сабыр итәргә генә кала. Хәер, авырлык ларны яшь чагында да бик күп күрә ул. Торф чыгару эшләрендә дә эшли ул, урман да кисә. Сугыш елларында, аннан соңгы елларда да хатын-кызларга ирләр дә башкара алмастай тоелган авыр эшләрдә эшләргә туры килә.

– Берәр кирәк-ярак булса, Чистайга җәяү бара идек, хәзер исем китә. Яшьлек булгангадыр инде, шундый зур аралар да сизелмәгән, җәяү үткәнбез. Хәзер уйлый-уйлый шаккатам...

Рәхилә апа киң күңелле, ачык йөзле, бар эшен күңелен биреп, җиренә җиткереп эшли торган кеше ул.

Соңгы елларда созхозда чөгендер кырында да хезмәт куя. Көзен-язын амбарда орлык иләү, агулау, кышын салам парлау – болар барысы да Рәхилә апа кулыннан үтә. Кайда гына эшләсә дә, булсынга дип тырышып, фидакарьләрчә хезмәт иткән ул.

Ана өчен бала хәсрәтеннән дә ачысы юктыр. Әнә шушы авыр кайгыларны да кичерергә туры килә аңа. Яшьли кызы Рәмзия вафат булды, әле күптән түгел генә йортның терәге, әнисен ихтирам итеп, кадерләп торучы, олы җанлы улы Әмирханы да бакыйлыкка күчте. Авыр югалтулардан бәргәләнгән ана йөрәгенә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар, түземлекләр бирсен.

Ни хәл итмәк кирәк, тормыш дигәнең дәвам итә. Бүген ул улы Рөстәм белән яши. Кызы Рәсимә Казанда яши, әнисе турында кайгыртып тора. Авылда яшәүче олы кызы Энҗе көн саен әнисе янына килеп хәлен белә, аны тәмле ризыклары белән сыйлап китә, киемнәрен юа, бар эштә ярдәм итә. Энҗенең дә үз гаиләсе, балалары, онык лары бар, алар да бик ярдәм итәләр. Ике кызы Эльмира белән Лилиянең кияүләре дә бик акыллы. Энҗенең улы Рәфис тә бик сабыр – әнисенең төп ярдәмчесе ул.

Тормышыбызның бизәге булган әниләребез – матур да, батыр да, мәрхәмәтле, түзем дә. Әти-әнине олылау, кадерләү, ярдәм итү – һәр баланың изге бурычы.

– Әниебез исән-сау булып, озак еллар безне шулай сөендереп торсын иде. Хәзерге вакытында аягында йөри, күзе күрә, колагы ишетә, хастаханәдә ятканы юк, сабыр, чиста, бервакытта да зарланмый, булганына канәгать, шөкер итеп яшәп ята, – ди газиз әнисе өчен шатланып кызы Энҗе.

Амин. Шулай исән-сау булып, югалтуларга сабыр итеп озак еллар балалары, оныклары янәшәсендә гомер кичерергә язсын. Мөхтәрәм, көләч йөзле Рәхилә апага Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, күңел көрлеге, иман байлыгы, озын гомер насыйп итсен.

Мәдинә Кашапова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев