Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китапханәдә Ольга Полторецкая шигырьләре яңгырады

Белеме буенча- радиофизик һәм патентовед, һөнәре буенча-педагог, инженер һәм китапханәче... Болар барысы да рус шагыйрәсе, әдәбиятчы Ольга Полторецкая турында. Чистай үзәк китапханәсендә аның иҗат кичәсе булып узды.

Ольга Борисовна Волгоградта яши. Соңгы елларда ул Чистайга еш кайта. Кама буендагы гүзәл шәһәребез һәрдаим аны үзенә тарта, чөнки ул биредә туган, монда аның балачагы узган. Ул - китапханәдә дә бик еш кунак була, биредә аның иҗади кичәләре, укучылар белән очрашулар уза.
Бу юлы исә шагыйрәнең иҗаты белән танышырга политехник көллият укучылары килде. Шулай ук иҗади очрашуда китапханә хезмәткәрләре дә катнашты. Кичә җылы, дустанә шартларда үтте. Ольга Борисовна үзенең иҗаты турында сөйләде, ул аерча хәрби темага өстенлек бирә. Әлеге кичәдә дә ул билгесез солдат турында шигырьләрен укыды. Аның билгесез солдатка багышланган "Чтоб помнили свой род сыны..." реквиемы һәм "Ищу дедов" дилогиясеннән ике китабы бар. Ольга Борисовна үзенең буш вакытын иҗатка багышлый. Ул - 16 китап авторы, алар барысы да "Счастье земное" шигырьләр җыентыгына кертелгән. Полторецкая гомер буе яза, әмма шигырьлә­рен пенсиягә чыккач, өлкән яшьтә генә бастыра башлый. Аның беренче китабы туган шәһәре Чистайда басыла. Шигырьләрендә туган җир, матурлык, ана мәхәббәте, өмет- ышаныч, замана гаиләләре турында уйланулар, хис- кичерешләр... Үзенең күп кенә әсәрләрендә ул Кама киңлекләренә мәдхия җырлый. Шулай ук көнкүреш, аның авырлыклары турында язса да, аның шигырьләре матурлык, мәхәббәт, өмет- ышаныч белән сугарыла. Болар барысы да аның сок­ланырлык таланты, бу дөньяны нәкъ менә шагыйрьләр күзлегеннән күрә белүе турында сөйли. Ольга Полторецкая - "Ступени" (Чистай) һәм "Мамаев Курган"(Волгоград)әдәби берләшмәләре әгъзасы, "Филантроп" һәм "Александр Невский" халыкара конкурслар дипломанты (2014ел). Узган ел ул Кояш Тимбикова исемендәге премиягә лаек булды. Лауреат исеме бирелү турында Дипломны аның иҗат кичәсе вакытында муниципаль район башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова тапшырды, тынгысыз шагыйрәгә исәнлек, яңа иҗади уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай