Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кисәтү акциясенә актив кушылдылар

    Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы бара.

    Бу кисәтү акциясе 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Айлыкның төп максаты – милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү, социаль, этник һәм динара җирлектә каршылыклар барлыкка килүгә юл куймау. Гадәткә кергәнчә, Чистай районы акциядә актив катнаша: төрле чаралар үткәрелә, алар барлык өлкәләрне дә диярлек колачлый.

    Кисәтү айлыгы кысаларында очрашуларның берсе авыл хуҗалыгы техникумында узды. Анда уку йорты студентлары катнашты. Алар белән сөйләшү өчен террорчылыкка каршы комиссия каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеме әгъзалары аның рәисе Михаил Ксенофонтов җитәкчелегендә килделәр. Студентлар алдында Сергей Радонежский исемендәге православие чиркәве башлыгы Тимофей Маташов, Чистай мөхтәсибәте укытучысы Әнәс хәзрәт Шәязданов, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш үзәге җитәкчесе Ренат Мәгъсүмов чыгыш ясадылар. Очрашу кисәтү характерында булды. Руханилар студентларга традицион диннәрнең террорчылык һәм экстремизм күренешләренә тискәре мөнәсәбәте, ислам һәм христиан диннәренең хакыйкый карашлары, сектага керүнең тискәре нәтиҗәләре, даими белем алырга һәм үсәргә, күзаллауны киңәйтергә кирәклеге турында сөйләделәр, чиркәүләргә һәм мәчетләргә чакырдылар. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, нәкъ менә традицион диннәрнең чын нигезләрен белмәүче кешеләр еш кына террорчылык төркемнәре эләгәләр һәм җинаятьчеләр булалар.

    – Изгелек кылыгыз һәм һәр кешегә карата мәрхәмәтле булыгыз – һәр руханиның, нинди диндә булуына карамастан, шуны җиткерәсе килә, – дип билгеләп үттеләр дин әһелләре.

    Интернетта үзеңне ничек дөрес тотарга, шикле берләшмәләргә ничек эләкмәскә һәм аның тискәре нәтиҗәләре турында Ренат Мәгъсүмов сөйләде.

    – Интернетта барысының да: файдалы, куркыныч, җинаятьчел нәрсәләрнең булуын барыгыз да белә. Соңгы вакытта экстремизмга яки террорчылыкка нәкъ менә бөтендөнья пәрәвезе ярдәмендә җәлеп итәләр һәм моны төрле ысуллар белән эшлиләр. Экстремистларны һәм террорчыларны тотудан кала, без шулай ук Интернет-ресурслар белән дә шөгыльләнәбез, җинаятьчеләрне ачыклыйбыз. Ни кызганыч, деструктив төркемнәр анда җитәрлек, без аларны һәм аларның йогынтысына эләккән кешеләрне ачыклау өстендә эшлибез. Шуңа күрә сезне, егетләр һәм кызлар, Интернеттан файдаланганда игътибарлы булырга, шикле контентны карамаска һәм аны таратмаска чакырам, – диде Ренат Мәгъсүмов.

    Мәгълүмати-пропаганда төркеме әгъзалары катнашындагы мондый чаралар күп кенә уку йортларында, оешмаларда һәм предприятиеләрдә уза.

    Айлык чорында башка чаралар да үткәрелә. Мәсәлән, бөтен җирдә дә диярлек террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек һәм Бесландагы фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланган «Тормыш тамчысы» акциясе узды. Урта һөнәри уку йортларында «Уяулык атнасы» булып узды, аның вакытында «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары биналарны, тулай торакларны, тирә-юньдәге территорияләрне патрульлек иттеләр. Ә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында өйрәнү эвакуацияләре узды. Шулай ук белем бирү оешмаларында «Экстремизмга – юк!» темасына рәсем конкурсы оештырылды. Район авылларында да төрле чаралар уза.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: