Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләсе елга программалар формалаша

Торак тапшыру, тузган торактан гражданнарны күчерү, авыл клублары төзү, энергопаспортлар тапшыру - әлеге һәм башка сораулар видеоконференциядә каралды һәм тикшерелде, аны ТР Президенты Р. Миңнеханов алып барды.

Республикада 1,7 миллион квадрат метр торак төзелгән, ягъни фаразланган күрсәткечләрнең 71 проценты. 584мең квадрат метр инвестицион торак һәм 835 мең квадрат метр шәхси торак файдалануга тапшырылган. Аз катлы йортлар төзү программасы буенча 11,2 мең йорт төзелгән. Республиканың кайбер районнары торак тапшыру буенча планны үтәделәр, артта калучылар да бар, шул исәптән Чистай районы. Биредә план буенча 36 мең квадрат метр торак тапшырылырга тиеш, 18 меңгә якыны гына төзелгән. Исәпкә алынмаган торак фонд буенча муниципаль районнар комиссияләренең максатчан эше генә хәлне коткарырга мөмкин.
План буенча быел ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондына 6,5 миллиард сум акча күчерелергә тиеш, октябрь азагына 5,4 миллиард сум гына керде. Социаль ипотека программасы буенча 7,3 мең фатир төзелгән. Республиканың кайбер районнарында тулысынча әзер булган йортларны кайбер сәбәпләр буенча файдалануга тапшыра алмыйлар. Чистайда Мебельная урамында 2а йорт та шундый проблемалы йорт булды.
Авылларда клублар торгызу бара, 46 "мәдәният учагы"ның 31е файдалануга тапшырылган.
Хәзер республиканың бөтен игътибары федераль һәм республика, шулай ук муниципаль программаларны яңадан формалаштыруга юнәлдерелгән. Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы формалашкан, әмма муниципаль берәмлекләр тәкъдим иткән объектларның кадастр паспортлары булмаса, алар программага кермәячәк.
Капиталь ремонтлау программасы белән бергә гражданнарны тузган торактан күчерү программасы да тормышка ашырыла."Күчерелә" торган йортларның реестры ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүнең федераль фондында хуп­ланган, берен че транш көтелә. "Чиста су" һәм ике контурлы казаннар кую программасы формалашкан. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча әлегә һәр районнан берәр мәктәп кертелгән. Модульле фельдшер-акушерлык пунктларын монтажлау буенча программа ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килештерелгән, ә авыл клубларын төзү буенча республиканың Мәдәният министрлыгы белән килештерү алып барыла. Берничә ел эшли торган программалар белән беррәттән яңалары да барлыкка киләчәк. Мәсәлән, киләсе елда арендага торак төзү программасы старт ала, ул, нигездә, Татарстанның эре шәһәрләрендә эшләячәк, ә аннары районнарда.
Республикада энергопаспортлар тапшыру бара, алты муниципаль берәмлек әлеге юнәлештә эшләрне төгәлләде, Чис­тай районы да алар арасында, биредә 158 энергопаспорт бирелгән. Казанда 45 мең урынга футбол стадионы торгызуда актив ярдәм күрсәтүче өч район билгеләп үтелгән. Чистай районының әлеге өчлеккә керүе шатландыра, ул механикалаштырылган бригадалар җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев