Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Килеп торсын сәлам хатлары...

Батыр бул син, егет, тырыш бул, син, Тап төшермә туган илеңә. Исән-имин йөреп, ил - җир гизеп, Әйләнеп кайт туган өеңә. Әйе, ир-егетләребез - илебезнең тоткасы. Шуңа күрә дә ир затыннан булган һәр кеше армия хезмәтендә булып, илебезнең тынычлыгын сак­лап, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтырга тиеш.

Кызыл Ялан авылыннан бүгенгесе көндә биш егетебез армия хезмәтендә. Алар хөрмәтенә «Туган якларга кайнар сәлам» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Солдатларыбыз эчтәлекле, матур хатлар җибәргәннәр, шул хатларны укып, әти-әниләренә музыкаль сәламнәр җиткердек.
Илнур Рәшитов Чис­тай авыл хуҗалы­гы техникумының җир бүлеген тәмам­­лап, дип­­лом алып, 2015 ел­ның 14 июнендә солдат хезмәтенә алын­ды. Аларны башта Чи­та шәһәрендә укыт­ты­лар. Ул артиллерия гас­­кәрләрендә хезмәт итә, разведчик. Аннан Еврей автономия­ле округының Би­­ро­биджан шәһә­ренә күчерәләр. Ул хез­мәтеннән бик канә­гать, хезмәттәш­ләрем бик әйбәт дип яза. Төрле спорт ярышларында катнаша.Әле күптән түгел генә частьларыннан биш малай чаңгы ярышларында катнашкан, Илнур алдынгы урынны алган, диплом белән бхләкләнгән.
Булат Садыйков Чис­тай авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлеген тәмам­лап, диплом алгач, 2015 елның 27 июнендә армия сафларына алынды. Ул Псков шәһәрендә хезмәт итә, кече сержант, мотоукчылар ротасының танкларга каршы идарә ителә торган ракеталар взводы командиры. Хатларын бик сагынып, җылы итеп яза.
Алмаз Вәлиев, Казан Дәүләт энергети­ка университетын тә­мамлап, диплом алып, 2015 елның 27 ок­тя­б­рендә армиягә кит­те.
Кемерово өлкәсендә Юрга шәһәрен­дә 72154 хәрби частенең 106нчы аерым материаль-тех­ник тәэмин итү бригадасында элемтәчеләр взводында, разведка бүлегендә хезмәт итә. «Татарстаннан 50 егет, Чистай малае Захаров белән бүлмәдә яшибез, ә Уракчы малае күрше взводта, гел күрешәбез. Дус-тату булып, бер-беребезне аңлап, булышып торабыз. Миңа КамАЗ машинасы ышанып тапшырдылар. Солдатларны төяп урманга, кырга күнекмәләр үтәргә, атарга өйрәнергә алып барам. Ашау-эчү яхшы, зарланырлык урын юк. Чит җирләргә чыгып киткәч, бөтенесе искә төшә, сагындыра. Хезмәт итеп бетереп исән-сау авылга әйләнеп кайтырга язсын инде», - дигән.
Айрат Җәләев - Чис­тай авыл хуҗалыгы техникумының аг­ро­номия бүлеген тәмам­лап, 2015 елның 17 ноябрендә армиягә алынды. Белград шәһә­рендә ракета-космос гаскәрләрендә, ракетчик булып хезмәт итә. «Самолетларга ягулык салырга өйрәнәбез., өйрәнүләргә йөрибез, әти-әнине, туганнарны, авылны бик сагындым. Минем өчен кайгырмагыз, барысы да әйбәт», - диеп яза.
Илфат Фәтхетдинов, шулай ук Чистай тех­никумының элект­рик бүлеген тәмамлады. 2015 елның 12 декабрендә армия сафларына китте. Крым Республикасы, Феодосия районы, Краснокаменка поселогында эчке эшләр хәрби 6515 частенда хезмәт итә. «Монда вакыт өйдәге кебек тиз түгел, озаг­рак үтә, ярар әле телефоннар бар, атнага ике тапкыр биреп сөйләштерәләр, гражданканың кадерен белергә армия өйрәтә икән. Солдат тормышы кешене бик күпкә үзгәртә, авылыңнан читкә киткәч кенә аңлый­сың әти-әнинең, туганнарның, дусларның кадерен», - диеп яза Илфат.
Балаңның исән-имин булып туган илеңә хезмәт итүен күрү зур шатлык, горурлык булса, аны туган җирдән читкә җибәрү, аның өчен ут йотып, борчылып кайтуын көтү зур сабырлык, түземлек сорый.
Кичә барышында Татар Талкышы авыл җирлеге башлыгы Мәксүм Вәлиев, армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең исән-имин туган өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде, армия сафларында хезмәт итәрлек лачындай егетләр үстерүләре өчен әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Авылыбызның һәвәскәр артистлары үзләренең моңлы җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Чис­тай шәһәреннән килгән автор-башкаручы Фидания Бикмөхәммәтова кичәбезне ямьләндерде, тулыландырды. Аңа авыл халкы һәм үзебезнең коллектив исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗат чишмәләре саекмасын, уңышлар, исәнлек-саулык телибез.
Кайнар нокталарда хезмәт итеп корбан булган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Резидә Вәлиева,
китапханәче һәм солдат әнисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистай хәбәрләре Сезнең хатларыгыз Солдат хатлары Кызыл Ялан авылы солдатлары