Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Килүчеләргә контроль катгый булырга тиеш

Район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координация советы 800 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше бара торган объектта күчмә утырыш үткәрде. 

Совет әгъзалары объектта эшне оештыруны, хезмәткәр ләрнең эш шартларын, куркынычсызлык техникасын, хезмәт һәм ял режимын, миграция законнары нигезләмәләрен, медицина тәэмин ителешен тикшерделәр.

 Мондый күчмә утырышлар кварталга, ким дигәндә, бер тапкыр үткәрелә.

 Исегезгә төшерәбез, яңа мәктәпне төзү узган елның җәендә башланды. Комплекс та 550 квадрат метр мәйданлы спорт залы каралган. Мәктәп ясалма чирәмле футбол кыры, баскетбол һәм волейбол уеннары өчен мәйданчыклар урнашачак төзекләндерелгән территория белән дә аерылып торачак. Мәктәпне ачу яңа уку елына планлаштырылган.

 Хезмәтне саклау советы әгъзаларының аерым игътибары төзелеш объектында санитар-гигиена кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүгә юнәлтелде.

 Әлеге җитди объектны төзү белән чит шәһәрдән килгән компания шөгыльләнә. Бер-берсен алыштырып, ике бригада эшли. Шуңа күрә яңа килүчеләргә контроль катгый булырга тиеш.

 Төзүчеләрне бу мәсьәләгә җаваплы карарга чакырдылар: кул гигиенасын һәм гомуми гигиенаны төгәл үтәргә, вируслы инфекцияләр ачык лануны контрольдә тотарга. Хезмәтне саклау советының һәм күзәтчелек органнарының төп бурычы – бу мәсьәләдә аңлашучанлыкка ирешү.

 – Бу мәсьәлә хәзер беренче урында тора. Чөнки хәтта бер кеше инфекция таратучы булса, барлык хезмәткәрләр зыян күрә ала. Без вирусның безнең район территориясенә эләгүенә юл куймаска тиеш, – дип ассызыклады хезмәтне саклау буенча координация советы рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

 – Эре объектлар төзелеше куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрен хәл итүгә тиешле якын килүне таләп итә. Бүген объектны карап чыгу барышында без тупас тәртип бозулар тапмадык. Коор динация советының бурычы – җәза бирү түгел, ә оешма хезмәткәрләре эшчәнлеге барышында килеп чыккан проблемаларны хәл итү. Шуңа күрә без урында ук үз тәкъдимнәребезне җиткердек, хезмәтне саклау буенча эшчәнлекне ничек яхшырак оештыру турында фикер алыштык, – дип билгеләп үтте координация советы әгъзасы Владимир Пономарев.

 Тикшерү нәтиҗәләре буенча төзелеш оешмасы җитәкчесенә тәкъдим итү характерындагы язма тәкъдимнәр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев