Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кич белән автобуслар йөрми

    Безнең редакциягә чистайлы шундый зар белән мөрәҗәгать итте

    - Минем балам «Восток» мәдәниял итү үзәгенә түгәрәктә шөгыльләнергә йөри. Түгәрәк эше кичке сигезенче яртыда тәмамлана һәм кич белән өйгә кайту шактый проблемалы. Тукталышта кырык минут басып торырга туры килә. Шушы вакыт эчендә бары бер автобус кына узып китә, анысы да безнең якка түгел, - ди хатын-кыз. Ә бит күпчелек балалар кичке тугызга кадәр шөгыльләнәләр, мәсәлән, «Ритмы детства» бию төркеменә йөрүче кызлар. Димәк, алар җәмәгать транспортында өйгә кайта алмыйлар: я таксида, я кем белән булса да машинада. Барысы да шәһәрнең, балаларыбызның төрле яктан үсүен телиләр. Әмма кич белән шәһәр тып-тын. Хакимиятнең шәһәр транспорт инфра- структурасында тәртип урнаштыруын телим.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: