Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кибетләрдән азык-төлекне күпләп сатып алалар. Борчылу өчен сәбәп бармы?

Коронавирус аркасында борчуга төшкән кешеләр көннән-көн күбәя бара, алар беренче дәрәҗәдә кирәкле азык-төлек товарлары сатып алалар.

Ел башында илебездә яшәүчеләр өчен коронавирус белән зарарлану очраклары ерактагы куркыныч булып тоелса, хәзер хәл үзгәрде. Россиядә 19 мартка коронавирус белән авыруның 199  очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.

Шушы вакыйгалар тәэси­рендә, күп кеше гомуми борчылуга бирешә башлады һәм кибетләрдән беренче чиратта кирәк булган әйберләрне күпләп сатып алалар. Без шәһәрнең сәүдә нокталары буенча йөреп чыктык һәм борчылу өчен сәбәп бармы икәнлеген белештек.

Товарга кытлык булмаячак

Киштәләр бушый, әмма шунда ук яңадан тулылана

Шәһәрнең эре кибетләре һәм челтәр супермаркетлары буйлап узгач, аларда чиратларның зур булуын күрдек. Сатып алучылар он, шикәр, макарон эшләнмәләрен, консервланган әйберләрне, ярмалар – дөге һәм карабодайны күпләп сатып алалар. Бу әйберләр куелган киштәләр тиз арада бушый, әмма озакка түгел. Кибет администраторлары товарларның аерым категорияләренә ихтыяҗ арту турындагы мәгълүматны расладылар, ләкин шул ук вакытта складларда аларның җитәрлек запасы булуын билгеләп үттеләр.

– Бездә азык-төлек белән өзеклекләр юк. Көн аралаш әйбер китерелә. Товарларны күпләп сатып алырга нигез юк дип уйлыйм, – диде шәһәр кибетләренең берсендә администратор.

Сәүдә өлкәсе вәкиле сүзлә­ренең хаклыгына без үзебез дә инана алдык. Кибетләрнең берсендә кичке вакытта киштәләр буш булса да, халык күпләп карабодай, дөге, макарон әйберләре, он сатып алса да, икенче көнне бу продукция җитәрлек күләмдә тәкъдим ителде.

– Ярмага, шикәргә ихтыяҗ бераз артты. Складларда товар бар, бәяләр элеккеге дәрәҗәдә кала, – диде башка сәүдә челтәре вәкиле.

Куркак булмасам да куркам!

Сәүдә залларында без сатып алучылар белән аралаштык, аларның ни өчен күп күләмдә азык-төлек сатып алулары белән кызыксындык.

– Коронавирус аркасында бәяләр күтәрелергә, ә товарлар бөтенләй бетәргә мөмкиннәр, шуңа күрә запас туплыйбыз, – дип белдерде арбасы он һәм ярмалар белән тулган ханым.

Икенче сатып алучы кибет­ләрдә азык-төлек продуктлары бетәргә мөмкин булуына ышанмый:

– Мин, әлбәттә, азык-төлек бөтенләй калмас дип ышанмыйм, тик шулай да бераз әйберләр сатып алырга уйладым. Мөгаен, коронавирустан куркып, кешеләр азык-төлек товарларын сатып алалардыр. Башкалар, товарларның азая баруын күреп, бәяләр артыр дип уйлап, арзанракка сатып алырга ашыгалар.

Халыкның кибетләрдә нигә шулай актив сатып алуларын аңламаучылар да бар.

 – Азык-төлек запасы нәрсә белән ярдәм итәчәк соң?! Хәер, алдагы көнгә бераз запас сатып алсаң да, артык күләмдә кирәк түгелдер. Кешеләрдә көтү инстинкты барлыкка килде: барысы да сатып алгач, мин дә алам. Ә аннары бу азык-төлек белән нишләргә? Ул бозыла бит! Берничә ел элек халыкның шулай ук тоз, шырпы сатып алганнарын хәтерлим. Ә берничә айдан соң барысы да җайланды һәм бу очрак турында оныттылар. Хәзер борчылырлык сәбәп юк дип уйлыйм.

Берәүләрне коронавирус таралуга бәйле хәлләр борчыган арада, икенчеләр моңа юмор белән карарга тырышалар. Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда коронавирус белән бәйле төрле видеороликлар, мәзәкләр тарала башлады. Бәлки, кешеләр шул рәвешле хәвефле көннәргә уңай төсмер кертергә омтылалардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев