Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хәтердә калган очрашу

    Чистайлылар Минтимер Шәймиев белән очрашу турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

    Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 85 яшь тулды. Позицияләренең һәм карашларының ныклыгы белән танылган Минтимер Шәрип улы Татарстан тарихына үз исемен мәңгегә язды. Ул республиканы үзгәреш елларында да җитәкләде, аның җитәкчелегендә төбәктә, шул исәптән районнарда да җитди үзгәрешләр булды. Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Киңәшчесе вазифаларында эшләгән дәвердә Минтимер Шәймиев Чистайга берничә тапкыр килде, социаль әһәмиятле объектларны ачуда катнашты, шәһәр һәм район халкы белән аралашты.

     

    «Аның кебек көчле шәхесләр күбрәк булсын иде!»

    Гөлсем Хаҗиева озак еллар элемтә өлкәсендә эшләгән. 2000 елда ул Чистай зонасы электр элемтәсе узелының бер бүлегендә өлкән электромеханик вазифасын башкарган. 2001 елда Чистайда яңа югары технологияле станция ачылды. Ачылу тантанасында телефон станциясе хезмәткәрләре, оешма җитәкчелеге, җирле хакимият вәкилләре һәм ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша.

    – Бу 2001 елның гыйнварында булды. Танышу, баш инженерның чыгышыннан соң кечкенә фуршет оештырылды. Минтимер Шәриповичка сый-нигъмәт китерделәр. Ул әйләнә-тирәдәгеләргә күз салды һәм ир-атлар арасында берүзем калуымны күреп, ике фужер тотып, минем яныма килде. Без аның белән сөйләштек, кешеләр тормышын нык үзгәртә торган яңа технологияләр турында фикерләребез белән уртаклаштык, – ди Гөлсем Шамил кызы. – Ул вакытта минем яныма килүе аның хатын-кызларга карата яхшы мөгамәләдә булуын раслый. Күренекле кеше белән бу очрашу минем хәтеремдә озакка истә калды. Минем ихтирамлы мөнәсәбәтем һәм безнең аралашуыбыз ул вакытта аның портретын язуга этәрде. Портретны сурәтләгәндә мин бу кешенең көчле энергетикасын тойдым. Аның образын тудыру миңа җиңел бирелде. Аның күзләрендә мин тирән акыл, рухи күтәренкелек, тынычлык һәм матурлыкка сөенә белүне күрдем. Аның катнашында интервью тыңлаганда, күңелемдә җиңеллек һәм тынычлык тоям, шундый көчле шәхесләр күбрәк булсын иде. Бу кешедә халкыбызның сакчысын, тотрыклылыкка ышаныч, халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны күрәм. Аллаһы Тәгалә аңа озак елларга сәламәтлек бирсен!

    Ул авыл һәм шәһәр кешеләренең тормышын яхшы белә

    Минтимер Шәймиев белән очрашу турындагы җылы хатирәләр шәһәребезнең башка кешесе күңелендә дә уелып калган.

    2000 елдан Рөстәм Хамматов Чистайда җаваплы урыннарда эшли: хакимият башлыгы урынбасары, хакимият аппараты, башкарма комитет җитәкчесе, район башлыгының беренче урынбасары була. 2011 елда, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев эш сәфәре белән Чистайга килгәч, Рөстәм Хамматов аны каршы алган һәм озата йөргән.

    – Мин аны безнең районга килгәч каршы алдым. Без бергә машинада утырып бардык һәм аралаштык. Ул аралашуда гади иде. Артык сүз сөйләми, һәр сүзе уйланылган, төпле. Минтимер Шәрип улы белән аралашканда мин аның авыл һәм шәһәр халкының тормышын яхшы белүен, бай тормыш тәҗрибәсе барлыгын аңладым, – дип уртаклашты Рөстәм Гариф улы. – Минтимер Шәрип улы миннән чәчү эшләренең ничек узуы, яңа социаль объектлар төзү, кешеләрне тузган торактан күчерү буенча эшләрнең ничек торуы турында сорады. Бу аның республиканың һәр кешесе иминлеге белән кызыксынуы турында сөйли, гәрчә ул вакытта ул инде Президент булмаса да.

    Күп кенә чистайлылар Кама аша күпер ачкан өчен аңа әле дә рәхмәт белдерәләр, аның тузган торактан гражданнарны күчерү мәсьәләләрен хәл итүгә керткән өлешен искә алалар. Нәкъ менә шул вакытта әлеге программаны тормышка ашыру башланды, йөз мең квадрат метрга якын яңа торак тапшырылды, йөзләгән кеше тузган торактан бушлай, бернинди өстәмә түләүләрсез төзекләндерелгән фатирларга күчте. «Тузган торакны бетерү» программасы ярдәмендә Чистайда тулы бер микрорайон барлыкка килде. Ул шулай ук 12нче номерлы яңа мәктәпне (хәзерге 3нче номерлы гимназия) ачуга да килгән иде.

    Минтимер Шәрип улы Шәймиев хәзерге Актаныш районының Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның бала чагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. 1954 елда, мәктәпне

    тәмамлаганнан соң, ул Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлап, 1959 елда инженер, аннан соң Мөслим ремонт-трактор станциясендә баш инженер булып эшли. 25 яшендә Минзәләгә «Сельхозтехника»ның район бүлекчәсе белән идарә итәргә җибәрелә.

    1967 елда административ карьераны башлый, инструктор, КПССның Татар өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. 1969-1983нче елларда ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры була. ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары, КПССның Татар өлкә комитеты сәркатибе, ТАССР Министрлар Советы рәисе, КПССның Татар өлкә комитетының беренче сәркатибе вазифасында эшли.

    1990 елда ТАССР Югары Советы Рәисе итеп сайлана. Шул ук елны Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.

    1991 елның 12 июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Ике тапкыр (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул кабат Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.

    2010 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен Рөстәм Нургали улы Миңнехановка тапшыра. 2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләнә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: