Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтер һәм кайгы көне

Бу тарихыбызның фаҗигале, аяныч датасы!

1941 елның 22 июнендә миллионлаган кешенең гомерен өзгән коточкыч, рәхимсез сугыш башлана. Ул кайгы-хәсрәт һәм газап­лар алып килеп һәр йортка диярлек бәреп керә. Бу көн илебезнең барлык халкы өчен Хәтер һәм кайгы көненә әверелә.
Ул чордан күп еллар узса да, Ватаныбыз өлешенә никадәр хәсрәт һәм сынаулар туры килүе тырунда онытмыйк.  Хәвеф-хәтәр кешеләрне бергә туплады һәм бердәм, бөек халык икәнебезне, җиңү хакына үз гомеребез бәрабәренә көрәшергә әзер булуыбызны тагын бер кат раслады. Һәр шәһәр, һәр авыл Җиңүгә үз өлешен кертте. Чистайлылар фронтта батырларча сугыштылар. Хатын-кызлар, өлкәннәр һәм яшүсмерләр, үз-үзләрен аямыйча, Җиңү өчен тылда эшләделәр. 
Сугыштан кайтмаган сугышчылар безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Тыл хезмәтчәннәре, тол калган хатын-кызлар һәм сугыш чоры балалары, сезнең алда баш иябез. Безнең изге бурычыбыз һәм сугыш дәһшәтләре беркайчан да кабатланмасын өчен иң ышанычлы өлешебез – бу хакта беркайчан да онытмау. 
Кадерле ветераннар! Сезгә җиңү алып килгәнегез, батыр, нык булганыгыз, яшәү һәм хезмәт итү, тыныч күк йөзе астында балалар тәрбияләү мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Безгә ирек бүләк иткән солдатларга мәңгелек дан!


Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев