Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле якташлар!

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Һәр кеше өчен гаилә – барлык башлангычларның башы, игелек, мәхәббәт учагы, гомер буе безнең янәшәбездә булган иң якын кешеләр, безне көтә торган туган нигез.

Гаилә – ул зур бәхет кенә түгел, ә ир белән хатынның зур хезмәте дә. Гаиләдә буыннан-буынга зирәклек, белем тапшырыла, яратырга һәм кайгыртырга өйрәтәләр, биредә дөньяга күз ачыла.

Яшь гаиләләргә бәхет телим, аларда сабыйлар аваз салсын. Күп балалы гаиләләргә, шулай ук үз гаиләләренә бала сыендырганнарга, опекуннарга киң күңелле, сабыр һәм кайгыртучан булганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Гаиләләрдә үзара аңлашу һәм ярдәмләшү хөкем сөрсен, өйләрдә шатлыклы балалар тавышы яңгырасын һәм өлкәннәрнең зирәклеге һәр эштә ярдәм итсен!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев