Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Августның икенче якшәмбесендә сезнең һөнәри бәйрәмегез – Төзүче көне билгеләп үтелә.

Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә шәһәребез һәм районыбыз сизелерлек үзгәрә, яшәү өчен тагын да уңайлырак була бара. Хәзерге вакытта күп фатирлы торак йортларга, социаль әһәмияткә ия объектларга капиталь ремонт ясау, ишегалды территорияләрен төзекләндерү актив алып барыла. Яңа тротуарлар җәяүлеләрне сөендерә.

Төрле федераль, республика, муниципаль программалар уңышлы үтәлә. Болар барысы да сезнең төгәл эшегез, югары һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә мөмкин булды. Сез башкарган эшләрнең күбесе шәһәр һәм район халкы өчен озак еллар хезмәт итәчәк. Төзүче хезмәте һәрвакытта да мактаулы, кирәкле булды, ә соңгы елларда аңа сорау арта гына бара.

Сезгә һөнәри уңышлар, тотрыклы, сыйфатлы эш, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез! Бәйрәмегез котлы булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев