Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле Дмитрий Алексеевич!

«Кулон» ЯАҖ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз белән котлыйм!

50 яшь – һәр ир-атның тормышында үзенчәлекле дата. Бу артка борылып карарга, башкарылган эшләргә бәя бирергә һәм тупланган тәҗрибә нигезендә яңа үрләр, чираттагы максатлар куярга вакыт. Сезнең горурланырлык эшләрегез: төрле тармакларда нәтиҗәле эшләү еллары, спортта казанышларыгыз, район үсешенә һәм анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән уңышлы тормышка ашырылган проектлар бар.

Сезне күпкырлы белемгә ия булган, нәтиҗәле карарлар кабул итә белүче тәҗрибәле, зирәк һәм җаваплы җитәкче буларак беләләр.

Югары оештыру сәләте, тәвәккәллек, фидакарьлек, хезмәт кешесен олылау – Сезгә хас сыйфатлар.

Сезгә, Дмитрий Алексеевич, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тотрыклылык, билгеләнгән максатларга ирешүдә уңышлар, туган шәһәребез һәм районыбыз хакына хезмәтегездә һәм иҗтимагый эшчәнлегегездә уңышлар телим!

Һәр көн уңышлы булсын, ә энергия, максатчанлык, тормыш тәҗрибәсе перспективалы планнарны кыю тормышка ашырырга ярдәм итсен. Юбилеегыз котлы булсын!

Ихтирам белән, Альберт Фәхретдинов, «Кулон» ЯАҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев