Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле Дмитрий Алексеевич!

«Чистай җылылык челтәре предприятиесе» ААҖ коллективыннан һәм шәхсән үз исемемнән юбилеегыз белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Район җитәкчесенең эшчәнлеге өстенлекле бурычларны хәл итү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, икътисадны үстерү һәм район территориясендә тәртип саклау өчен үтә мөһим. Сез иң үткен идеяләрне тормышка ашырырга сәләтле җаваплы һәм уңышлы җитәкче сыйфатларына ия. Үз эшләрегез һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә белүегез белән якташларыгызның ихлас ихтирамын яуладыгыз. Сез – Чистай районында туып-үскән кеше һәм аның үсеш нокталарын һәм моның өчен кирәк булган потенциалны барысыннан да яхшырак беләсез.

Нәкъ менә сезнең җитәкчелектә берничә ел элек Чистай алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенә әверелде, бу шәһәребез тарихында һәм, һичшиксез, аның киләчәге өчен мөһим вакыйга булды.

Районыбыз һәм анда яшәүчеләр хакына көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең предприятиебез белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм даими ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Сезнең энергиягез, актив тормыш позициясе, идарә итү тәҗрибәсе елдан-ел һөнәри эшчәнлегегездә һәм гомер юлыгызда яңа уңышларга ирешүгә ярдәм итсен! Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек телибез! Барлык планнарыгыз чынга ашсын, ә уңыш һәм шатлык-сөенечләр сезнең хезмәтегездә һәм тормышыгызда тугры юлдаш булсыннар! Сезгә җан тынычлыгы, игелек һәм иминлек телибез!

Хөрмәт белән, «Чистай җылылык челтәре предприятиесе» ААҖнең генераль директоры Марат Харисов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев