Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле Дмитрий Алексеевич!

Шәхсән үз исемемнән һәм «Сетевая компания» АҖ филиалы Чистай электр челтәре коллективы исеменнән Сезне юбилеегыз белән котлыйм!

Зур хезмәт һәм гомер юлында Сез кешелеклелек һәм киң күңеллелек, фидакарьлек һәм эшне тирәннән белү, кешеләргә ышаныч һәм алар белән эшли белүегезне күрсәтә алдыгыз. Без сезнең килеп чыккан хәлләрне хәл итү, эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салу, үзгәрешләргә тәэсир итү, шәһәребез һәм районыбызның матур киләчәге хакына дөрес карарлар кабул итү сәләтегезне югары бәялибез.

Безнең предприятие белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүегез һәм даими күрсәткән ярдәмегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә.

Сезгә чын күңелемнән күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек, бәхет һәм эшегездә зурдан-зур уңышлар телим. Сезне эшегездә илһам һәм күңел күтәренкелеге ташламасын, ә киләчәктә эшләрегез һәм планнарыгыз уңышлы һәм нәтиҗәле булсын.

Ихтирам һәм иң изге теләкләр белән, «Сетевая компания» АҖ филиалы Чистай электр челтәре директоры Руслан Касыймов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев