Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле Дмитрий Алексеевич!

Шәхсән үз исемемнән һәм «Чистай-Агро» ширкәте коллективы исеменнән юбилеегыз белән иң җылы котлауларны һәм ихлас теләкләрне кабул итегез!

Бу бәйрәмне сез үз эшенең остасы, уңышлы җитәкче буларак, көч-куәт ташып торган чорда каршы аласыз. Моңа сез тырыш хезмәтегез, максатчанлыгыгыз һәм үз өстегездә даими эшләвегез нәтиҗәсендә ирештегез.

Район башлыгы вазифасында җаваплы эшләү дәверендә сез аның потенциалын тормышка ашыруда, аның үсешенә юнәлдерелгән мөһим мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итүдә зур нәтиҗәләргә ирештегез. Туган шәһәрегезнең чын патриоты, җаваплы җитәкче буларак, сез районыбызның чәчәк атуына, димәк, анда яшәүче барлык кешеләрнең иминлегенә юнәлтелгән яңа проектларны тормышка ашырасыз. Сез Чистайның тотрыклы икътисады, уңайлы социаль мохите һәм төзек инфраструктурасы булган заманча территория буларак үсүенә бөтен көчегезне куясыз. Бу бурыч җиңелләрдән түгел. Әмма хакимият органнары, предприятиеләр, белгечләр арасында үзара аңлашу булганда, авырлыкларны җиңеп чыгу җиңелрәк. Ә мондый үзара элемтә районда җайга салынган.

Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел көрлеге, дөрес карарлар һәм перспективалы проектлар, ышанычлы ярдәмчеләр һәм якыннарыгызның ихтирам итүен телибез! Гомер буе сезне бәхет һәм уңыш озата барсын! Юбилеегыз котлы булсын!

Ихтирам белән, «Чистай-Агро» ширкәте директоры Рәфәгать Алиуллов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев