Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле чистайлылар һәм шәһәр кунаклары!

Сезне чын күңелемнән милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм.

Язгы кыр эшләренең тәмамлануы билгесе булган чын халык бәйрәме чистайлылар өчен һәрвакыт көтеп алынган вакыйга булып тора. Сабантуй туган җиребезнең матурлыгын, яшәү чыганагы – икмәкне данлый. Ул милли гореф-гадәтләрне саклап калуның ачык мисалы һәм халык бердәмлегенең үзенчәлекле билгесе булып тора.

Чистайлылар быел да милли бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Район игенчеләре язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкардылар – киләчәк уңышка нигез салдылар. Авыл кешеләренә зур хезмәт куюлары һәм үз җирләрен армый-талмый кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәм. Сабан бәйрәме сезне яңа хезмәт батырлыкларына рухландырсын!

Сезгә чын күңелемнән мул уңыш һәм гаилә иминлеге телим! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм муллык хөкем сөрсен. Бәйрәм күңелле узсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев