Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокукка каршы гамәлләргә түзеп тормаслык мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк

Чистай районында ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышында дүрт мәсьәлә каралды.

Эш көне тәртибенең беренче пункты булып бюджет акчаларын кулланганда, эшләр үткәргәндә заказлар урнаштыру һәм шулай ук дәүләт һәм муниципаль ихтыяжлар өчен хезмәтләр күрсәтү белән бәйле булган мөнәсәбәтләр өлкәсендә ришвәтчелек юнә­лешендәге җинаятьләрне ачыклау һәм чик кую чарасы буенча хокук саклау органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мәсьәләсе тор­ды. Әлеге тема буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсенең ТР буенча Чистай район­ара Тикшерү бүлеге җитәкче урынбасары Артур Ситдыйков чыгыш ясады. Ул ведомствода ришвәтчелеккә каршы торуга һәм бу өлкәдә башка хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелүен ассызыклап үтте. Еш кузгатылучы ришвәтчел җинаятьләр дип ул вазифаларыннан явызларча файдалануны, ришвәт бирү һәм алуны атады.
– Хокук саклау һәм контроль -күзәтчелек органнарының ришвәтчелеккә каршы тору буенча уртак эшләрен активлаштырырга кирәк. Моңардан тыш дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне кулланганда килеп чыккан хокук бозулардагы барлык билгеле фактлар турындагы мәгълүматлар белән  барлык кызыксынучы органнар арасында даими фикер алышуны тәэмин итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте Артур Таһир улы.
Белем бирү учреждениелә­рендә ришвәтчелеккә каршы карашның ничек формалашуы турында мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова сөйләде. Аның сүзләренчә, җәмгыятьтә риш­вәтчелеккә каршы кө­рәш мәгънәсезлек, каршы торуларның бернинди файдасы юк, ә гади кешенең аңа каршы торырга бернинди мөмкинлеге юк дигән караш яши. Моның төп сәбәбе итеп Ольга Вадимовна халыкның үз хокукларын начар белүләрен атады.
Ришвәткә каршы ныклы карашлы шәхес тәрбияләү- белем бирү оешмаларының төп бурычларыннан берсе булып тора.
– Белем бирү учрежде­ние­ләрендә ришвәтчелекне тудыручы сәбәпләрне һәм шартларны бетерүгә юнәлдерелгән системалы эш алып барыла. Әлеге чараларга укучылар, ата-аналар һәм педагоглар җәлеп ителә. Ришвәтчелеккә каршы караш формалаштыруга Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан чыгарылган методик әсбаплар һәм уку әдәбияты максатчан файдаланыла.
Хәтта балалар бакчасында да ришвәтчелеккә каршы эшләр көйләнгән, – дип билгеләп үтте Ольга Купцова.
Узган уку елында белем бирү һәм белемгәчә оешмаларда ришвәтчелеккә каршы 170 төрле чара, педагоглар белән «түгәрәк өстәлләр», коллектив җыелышлар үткәрелгән. Әлеге теманы укучылар җәмгыять белеме, тарих, хокук нигезләре дәресләрендә үтәләр. Уку дәресләреннән тыш 8-11 сыйныфларда эшлекле һәм рольле уеннар, диспутлар, өйрәтүче практикумнар үткәрелә.
Күппрофильле көллияттә дә ришвәтчелеккә каршы эшләрдә комплекслы якын киләләр. Әлеге юнәлештә хезмәткәрләр һәм студентлар арасында үткәрелүче эшләр турында көллиятнең директор урынбасары Евгений Назаров сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, эш планлы алып барыла. Биредә хезмәткәрләр һәм көллият студентлары катнашында төрле чаралар үткәрелә. 
– Ришвәтчелеккә каршы эшләрнең бер юнәлеше булып педагогия хезмәткәрләре тарафыннан ришвәтчел күренешләргә түзеп тормауны формалаштыру тора. Алар барысы да Россия Федерациясенең норматив-хокук актлары һәм көллиятнең локаль актлары белән таныштырыла. Уку елы дәвамында тематик киңәшмәләр үткәрелә. Аның максаты - ришвәтчел хокук бозуларны кисәтү һәм аның күренешләренә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. Коллектив белән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла. Шулай ук студентлар белән профилактик чаралар үткәрелә, – дип сөйли Евгений Александрович.
Утырышта муниципаль хезмәт белән бәйле, төгәлрәге, үз вакытында законны үтәү, мөлкәтнең керемнәр, чыгымнар турында мәгълүматның гаделлеге һәм мөлкәти характердагы вазифалар турындагы мәсьәләне тикшерделәр. Доклад белән Чистай районы Советының аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов чыгыш ясады. 
- Быелның 1 гыйнварына районда муниципаль хезмәт­нең 116 вазифасы исәпләнде, муниципаль хезмәткәрләр үз вакытында керемнәр турында мәгълүмат бирделәр: барлыгы 300 белешмә тәкъдим ителде. Керемнәре турында мәгълүмат бирмәүчеләр юк, – диде Равил Рафаил улы.
Шулай ук ул районның җирле үзидарә органнарында ришвәтчел һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы булган кешеләр керемнәр турында мәгълүматларны анализладылар. Равил Мәзгүтов сүзләренә караганда, техник һәм редакцион характердагы күпсанлы хаталар ачыкланды. Алар агымдагы елның 30 апреленә кадәр муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан бетерелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев