Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хоккей – тормышының бер өлеше

Аның исеме күп кенә чистайлыларга, бигрәк тә спорт белән шөгыльләнүчеләргә яхшы таныш. Талантлы педагог, тәҗрибәле тренер, хоккей буенча спорт мастерына кандидат Габдрәшит Зәйнуллинга июнь аенда 60 яшь тулды.

Юбилейны ул хоккей буенча ачык турнир белән билгеләп үтәргә карар итә. Боз аренасында Чистай, Аксубай, Кама Аланы командалары очрашты. Бу турнирны хак­лы рәвештә иптәшләрчә дип атарга мөмкин, чөнки бозда спорт ветераннары, алар арасында команда буенча коллегалары да, юбилярның шәкертләре дә көч сынашты. Әлбәттә, Габдрәшит Фәтхулла улы үзе дә уйнады.  

– Мин көн саен бозга чыгарга әзер. Хоккей уены мине дәртләндерә, тонуста тота. Боз – минем өчен мөһим нәрсә! – ди Габдрәшит Зәйнуллин. 

Габдрәшит Фәтхулла улы Фиков Колок авылында туган. Күрше Александровка авылы мәктәбендә укыган. Ул көрәш, аркан тарту, чаңгы һәм гер спорты белән актив шөгыльләнгән. Әмма аның тынгысыз күңеленә элек тә, хәзер дә хоккей якын була. Габдрәшит Зәйнуллин беренче тапкыр тимераякка ярты гасыр элек, бишенче сыйныфта укыганда баса. Шул вакыттан бирле хоккей – тормышының бер өлеше. 

– Яшь чакта без буш вакытны боз өстендә уздыра идек. Өстәвенә, хоккей тарт­масын үзебез төзи, анда үз кулларыбыз белән боз катыра идек. Бозның сыйфаты яхшырак булсын өчен, без төрле җайланмалар уйлап чыгара идек, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

Чистай җыелма командасында Габдрәшит Зәйнуллин мәктәп елларыннан бирле уйный. Аның составында күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүче, күп еллар аның капитаны була. Ул Галактионов совхозында «Сокол» командасының уйнаучы тренеры да була. Ул вакытта, 1983 елда,  югары педагогик белем алгач, үзе укыган Александровка мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. «Сокол» командасы 17 тапкыр хоккей буенча Татарстан чемпионы була. Чис­тай җыелма командасында Габдрәшит Фәтхулла улы ике меңенче елларда да уйный, өстәвенә, ул бер үк вакытта аның тренеры да була. Ул вакытта да команда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Ул бүген дә сафта – хоккей ветераннары командасы составында, аның капитаны буларак, район данын яклый. Шулай     ук педагогик эшчәнлекне дә дәвам итә. Шушы еллар эчендә берничә буын атаклы спортчылар тәрбияли. 

– Сез барысына да ничек өлгерәсез? Кайчан ял итәсез? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Берсе икенчесенә комачауламый, ә киресенчә, бер-берсен тулыландыра гына. Планнар, максатлар булганда син, көчне дөрес бүлеп, алга таба барасың, ә спорт иң яхшы ялга әверелә. Дөресен генә әйткәндә, яшь сизелми! – ди спорт мастерына кандидат. 

Габдрәшит Фәтхулла улы белән әңгәмәбез уен периодлары арасында барды. Әңгәмәдәшемнең бөтен күңеле белән хоккейда булуын мин шунда ук аңладым, чөнки аралашу вакытында ул матч барган бозга карап-карап алды, уенчыларга ярдәм итте, киңәшләр бирде…

Ул – үз эшенең остасы. Аның укытучысы, күптәнге дусты, хезмәттәше, спорт ветераны, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Равил Минапов Габдрәшит Зәйнуллин турында нәкъ шулай сөйләде.

– Ул һәрвакыт көрәшкә, җиңүгә омтыла. Аның күзләре һәрвакыт янып тора. Бүген дә без аны шундый ук актив, максатчан итеп күрәбез. Ә яшь... Ул паспортта гына, күңел һәрчак яшь. Һәм спорт ветераннарының бүгенге матчы – моңа тагын бер дәлил, – дип ассызыклады Равил Ибраһим улы.

Равил Минапов сүзләренә караганда, командалар яхшы дуслары, хезмәттәшләре юбилее уңаеннан Чистайга уйнарга чакыруны бик теләп кабул иткәннәр. Уен бик киеренке, мавыктыргыч һәм, әлбәттә, дустанә булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев