Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хәмдүнә Тимергалиева вафат

    Татарстанның халык артисты, легендар җырчыларының берсе Хәмдүнә Тимергалиеваның гомере өзелгән.

    Хәмдүнә Тимергалиева ел башында инсульт кичергәннән соң комада булган. Табиблар ярдәме белән аның сәламәтлеге яхшыра башлаган булган.

    Бүген татар дөньясы зур югалту кичерә. Хәмдүнә Тимергалиева 71 яшь иде.

    Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Уфа элемтә станциясендә монтер булып эшли.

    1976-1987 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Репертуарында 1000-ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: