Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәттәшләребез турында хөрмәт белән

Иң изге теләкләрне кабул итегез!

1990 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне дип игълан ителгән 1 октябрь якынлаша.

Бу көн – олы яшьтәге кешеләр турында, аларның чиксез әти-әни мәхәббәте, күпьеллык хезмәтләре өчен даими кайгыртырга кирәклеге турында искәртү... Ә безнең исә редакциядә озак еллар эшләгән хөрмәтле ветераннарыбызны искә аласыбыз, аларга изге теләкләребезне җиткерәсебез килә. Алар төрле вазифалар биләгәннәр, аларның һәркайсы һөнәри вазифаларына зур җаваплылык белән караган. Ә барысы бергә 102 яшь тулган газетабызны булдыру өстендә эшләгәннәр.

Тормыш шулай корылган, берәүләр китә, алмашка икенчеләре килә, иң мөһиме, буыннар дәвамчанлыгы югалмасын. Без ветераннарыбызны онытмыйбыз, күп еллар үткәннән соң дәвамчыларыбыз да безне ихтирам һәм хөрмәт белән искә алырлар дип ышанабыз.

Кадерле Саимә Ибраһим кызы Гатина, Зөлфия Исхак кызы Латыйпова, Николай Васильевич Уралов, Надежда Германовна Скокова, Рафаэль Абдулла улы Сафин, Кәримә Галләм кызы Азманова, Зинфира Нәҗип кызы Зарипова, Рафаэль Касыйм улы Хәйруллин, Елена Николаевна Ошибкина, Любовь Николаевна Зайцева, Рушания Сәет кызы Хәлиуллина, Вәсилә Рәшит кызы Әхмәтҗанова, Надежда Алексеевна Чернышева, Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинова, Ольга Алексеевна Бандишоева, Венера Хәким кызы Йосыпова, Валентина Григорьевна Шашина, Надежда Семеновна Макарова, иң ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз.

Сез элеккечә үк безне күңел көрлелеге, энергиягез белән сокландырасыз. Сезгә нык сәламәтлек, актив озын гомер, гаиләгезгә иминлек телибез! Якын кешеләрегез сезне һәрвакыт кайгыртып торсыннар!

Хөрмәт һәм ихтирам белән «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев