Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хезмәтне саклау мәсьәләсендә вак-төякләр була алмый

    Чистай районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координация советы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының эшче төркеме белән берлектә шәһәр һәм район оешмалары, предприятиеләре һәм бюджет учреждениеләренең хезмәтне саклау буенча белгечләре өчен киңәшмә үткәрде.

    Төп максат – производствода имгәнү очракларын кисәтү. 2019 елда муниципаль районда 9 киңәшмә, шул исәптән 6 күчмә киңәшмә үткәрелгән. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйсән Кашапова хәбәр итте.

    – Күчмә тикшерүләр барышында комиссия әгъзалары тарафыннан шәһәр һәм район предприятиеләре тикшерелде. Төп игътибар хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә бирелде, – ди Ләйсән Хәмзә кызы. – Даими медицина тикшеренүләрен үткәрү дәрәҗәсенә игътибар итәсе килә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 45 оешмадан 1356 кеше медицина тикшеренүе үтте. Шәһәрнең өч учреждениесендә хезмәтне саклау эшен оештыру каралды. Белгечләр куркынычсызлык кагыйдәләренә зур игътибар бирелүен билгеләп үттеләр.

    Бу хезмәткәрләрне эшләрне башкару ысулларына һәм алымнарына өйрәтүне, нәтиҗәле эшчәнлек өчен шартлар тудыруны, оешма хезмәткәрләрен санитар-көнкүреш бүлмәләре, махсус костюмнар белән тәэмин итүне күздә тота.

    Беренче яртыеллыкта төзелеш тармагында хезмәтне саклау торышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов сөйләде.

     – Район буенча барлыгы алты төзелеш оешмасы теркәлгән, хезмәткәрләр саны 96 кеше тәшкил итә. Өч предприятиедә хезмәтне саклау хезмәтләре булдырылган, биш предприятиедә хезмәтне саклау буенча штаттагы хезмәткәрләр бар. Атна саен торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш бүлеге тарафыннан төзелеш объектларын тикшерү башкарыла. 2018 елда һәм агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чистай районында объектлар төзегәндә бәхетсезлек очраклары теркәлмәде, – дип билгеләп үтте Павел Борисович.

    Республикада төзелеш тармагында хезмәтне саклау торышы турында министрлыкның төзелеш комплексында хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты, эшче төркем сәркатибе Рафаэль Зиннуров сөйләде.

    – 2013 елдан башлап, төзелештә производство имгәнүләре күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. 2018 елда республиканың төзелеш тармагында 22 бәхетсезлек очрагы була, шул исәптән 9ы – үлем белән, 13 очрак авыр имгәнүләр белән тәмамлана. 2017 ел белән чагыштырганда, төзелештә бәхетсезлек очраклары саны 24 процентка, соңгы биш елда 2,6 тапкырга кимегән, – ди Рафаэль Әкрәметдин улы. – Агымдагы елның 7 аенда төзелеш тармагында 12 бәхетсезлек очрагы була, шуларның 2се үлем белән тәмамланган. Бәхеткә, Чистай районында мондый очраклар булмады. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга юл куйган затлар административ җаваплылыкка гына түгел, ә җинаять җаваплылыгына да тартыла.

    Утырыш ахырында ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге атна саен төзелеш буенча үткәрелә торган конференцияләрнең шушы тармакта хезмәтне саклау буенча хисаптан башлануын билгеләп үтте. Президент тарафыннан төзелеп килүче объектларда хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны катгыйландыру турында йөкләмә бирелде.

    – Хезмәтне саклау мәсьәләсендә вак-төякләр була алмый! Заказ бирүчеләргә, төзүчеләргә, контролькүзәтчелек органнарына һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына таләпләрне үтәүне көндәлек контрольдә тотарга, төзелеп килүче һәр объект буенча эш алып барырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте төзүчеләргә Рафаэль Зиннуров.

    Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенова һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Фидаил Хәернасов катнашты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: