Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Хезмәт сөюче кеше теләсә нинди югарылыкка ирешә ала»

Дистәләгән чыгарылыш, иҗади күтәрелеш, гади булмаган һәм искиткеч идеяләрне тормышка ашыру – Елена Иванованың тормышын күңелсез дип әйтеп булмый.

Елена Иванова 1нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Аның педагогик стажы 30 ел. Бу үз тарихы булган кечкенә генә тормыш. Елена Анатольевна белән очрашканнан соң мин моңа инандым.

Энергиясе ташып торган кеше белән әңгәмә кызыксыз була алмый. Каникуллар вакытында очрашуыбызга карамас тан, педагогка үзенең тыгыз графигында ярты сәгать вакыт табу җиңел булмады. Укуда гадәткә кергән тәнәфес – балаларны сыйныфтан тыш шөгыль белән мавыктырырга мөмкин булган вакыт. Мондый ритм укытучыга да, аның укучыларына да, бигрәк тә әти-әниләргә ошый.

– Хәзерге дөньяда балалар гаджетлардан кала нәрсәгә ия? Мин алар өчен һәрчак яңа нәрсәләр ачарга тырышам. Үз сыйныфым белән без бал биюләренә һәм башка чараларга йөрибез, кашыкларда уйнарга өйрәнәбез. Боларның барысы да киләчәктә аларга нинди файда китерәчәге турында һәрвакыт сөйлим. Әти-әниләр балаларын сәхнәдә күргәч горурланалар! Ә алкышлар ишеткәч, малайларның һәм кызларның үзләренә дә рәхәт булып китә. Интеллектуаль дәрәҗәдә генә түгел, барлык юнәлешләрдә дә үсәргә кирәк! – дип саный педагог.

XXI гасырда нәрсәгәдер төшенү җиңел һәм гади кебек тоела. Чыганаклар күп, шул исәптән Интернетта да. Әмма күнекмәләрне практикада куллану барысының да кулыннан килми. Хәтта килмәсә дә, безнең героинябыз бала файдалы һәм кызыклы эш белән мавыксын өчен барысын да эшләячәк.

Елена Анатольевна мөмкин булмаганның барысы да мөмкин дип саный. Бу аның бала чагыннан ук килә. Аның өчен немец телен өйрәнү гади максат булуын исәпкә алсак, камиллекнең чиге нидә булуын уйларга да куркыта.

– Мин кечкенә чакта укытучы булырга хыялландым. Энем белән мәктәп уены уйный идек. Анда мин үземнең барлык сәләтләремне сынап карадым. Аны укырга да үзем өйрәттем. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама педагогия училищесына укырга кердем. Бу мине үз эшемнең остасы иткән уку йорты, – дип искә ала Елена Анатольевна.

Язма героинябызның алдагы максаты югары белем алу була. Моның өчен аңа кече төркем балаларының әйдаманы буларак практика узарга туры килә. Бу аның өчен бернинди авырлыклар да китерми. Эш шунда, ул нинди факультетка укырга керергә икән дип уйлана.

– Миңа немец теле ошый. Мин мәктәптә укыганда ук аны яраттым. Хәер, ул вакытта башка илләрдәге яшьтәшләр белән аралашу модада иде. Дус кызым Германиядәге дуслары белән хатлар языша иде. Ул миңа бер кызның адресын бирде. Мин аңа хатлар, бүләкләр, фоторәсемнәр җибәрә башладым. Бервакыт ул миңа шоколад җибәргән иде, ә мин аңа «Человек-амфибия» китабын. Хатларның яртысын мин рус телендә, яртысын немец телендә яза идем. Бу эштә миңа укытучым булышты, – ди әңгәмәдәшем.

Хатлар язышу, әлбәттә, яхшы, әмма Елена Иванова әле барыбер икеләнә.

– Мин ике һөнәр турында хыялландым. Училищедан соң ике ел мәктәптә эшләдем. Ул чакта мин чит телләр факультетына укырга керәчәкмен дип карар иттем. Ел буе әзерләндем, педагог янына йөрдем, укырга кердем. Бер елдан соң балам туды. Академик ялга китәргә туры килде. Ә минем факультетым өчен бу һич тә ярамый иде. Сессияләр елына 4 тапкыр, улым гел авырый. Дөресен генә әйткәндә, тәнәфестән соң укуны дәвам итү миңа авыр булды. Рус телендә анда бер сүз дә әйтми иделәр. Нәтиҗәдә, мин башка белгечлеккә күчтем, – дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

Әмма немец телен ул камил өйрәнгән. Бу эштә аңа Германиядәге балачак дусты ярдәм иткән.

– Без әле дә аралашабыз, улым белән аның янына кунакка бардык. Ул русча бер сүз дә хәтерләми. Ерак сәфәр алдыннан мин әзерләндем, тел нигезләрен кабатладым. Һәм ике тапкыр барып кайтканнан соң, мин немец телендә иркен сөйләшә башладым, – дип сөйли Елена Анатольевна.

Институтны тәмамлагач, Елена Анатольевна 1нче мәктәптә эшләвен дәвам итә. 30 ел эчендә педагогның чыгарылыш укучылары күп булган.

– Декрет ялыннан кала, эшемдә өзеклекләр булмады. Хәзер минем сыйныфымда 34 укучы, алар инде өченче сыйныф укучылары. Стажым зур булуга карамастан, авырлыклар да бар, алардан башка булмыйдыр да. Беренче сыйныфта коллектив булдырырга кирәк. Чөнки мин балалар өчен укытучы гына түгел, ә үз проблемаларын, борчу-шатлыкларын тыңларга әзер кеше, дус, икенче әни дә булырга тиеш. Һәркемнең үз холкы. Мөгаен, бары бер елдан соң гына син алар өчен якын кешегә әвереләсең. Мин үз укучыларым өчен дәрес бирүче генә түгел. Минем өчен иң мөһиме – аларда сәләт ачу, аларның һәрберсенә дөрес юл күрсәтү. Хәзер үз чыгарылыш укучыларыма карыйм да, хезмәтемнең нәтиҗәсен күрәм. Бу минем өчен төп бүләк, – дип билгеләп үтә укытучы.

Әңгәмәдәшем теләсә нинди уңышның кечкенәдән башлануын белә. Мәсәлән, балачакта вокал белән шөгыльләнү безнең героинябызда җитдирәк формага әйләнә. Елена Анатольевна 13 ел ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Любовь Владимировна Смирнова җитәкчелегендәге Рус җыры театрында чыгыш ясый.

– Мәктәптән соң эмоциональ халәтеңне үзгәртергә кирәк. Кайчагында эштән шулкадәр арып чыгасың, хәтта юк, репетициягә бүген бармыйм дип уйлыйсың. Ә аяклар үзләре шунда алып бара! Театр да шөгыльләнүчеләр белән аралашуның беренче минутларыннан соң арыганлык турында онытасың.

Сүз уңаенда, немец телен белү әңгәмәдәшебезгә театрда да кирәк булган. Парижга конкурска барганда труппаның Германиядә 12 сәгатьлек тукталышы була. Чит телне белгән Елена Анатольевна биредә үзен уңайлы хис иткән, юлдашларына җирле халык белән аралашырга ярдәм иткән.

Елена Иванованың мавыгулары болар белән генә чикләнми. Ул спорт белән шөгыльләнергә, фигуралы шуу ны, чаңгы, бадминтон һәм бию не ярата. Безнең героинябыз, мәктәп данын яклап, ярышларда да катнашырга өлгерә. Әле бу гына да түгел. Дүрт ел элек театр да Еленага музыка уен кораллары бүлеге укытучысы Светлана Владимировна Лешова мөрәҗәгать иткән, ул укучылар белән бергә кашыкларда уйнарга өйрәнергә тәкъдим иткән.

– Без шөгыльләнеп карарга булдык. Ул вакытта бу минем тагын бер мавыгуыма әверелер һәм балаларымны да, үземне дә кызыксындырган шөгылем булыр дип уйламадым. Балалар икенче сыйныфта укыганда без беренче тапкыр Казанга республика конкурсына бардык. Шул вакыттан бирле Татарстаннан читтә дә дәрәҗәле фестивальләрдә күп тапкырлар катнашучылар, җиңүчеләр булдык. Балаларга алар күп көч куйган дәрәҗәне күрсәтергә теләдек. Узган ел без Мәскәүгә, Останкинога конкурска барган идек, 2нче урынны алдык. Хәзер бу балалар 7нче сыйныфта укыйлар. Хәзерге вакытта аларга алмашка кече состав килде. Светлана Владимировна белән бергә эшлибез, ул техникага өйрәтә. Артистлык, номерлар әзерләү, костюмнар, конкурска бару – болар барысы да минем өстә.

Безнең героинябызга бөтен җирдә дә өлгерү җиңел. Максат, теләк булса, күп нәрсәгә ирешергә мөмкин дип саный ул.

– Үз укучыларыма һәрвакыт каршылыкларны, кечкенә адымнар белән булса да, җиңәргә тырышырга кирәк дип әйтәм. Образлы әйткәндә, таудан шуып төшәсең икән – тотынып кал. Тырыш альпинист кына иң югары биеклеккә күтәрелә.

 

Бүләкләре

Елена Иванова – «Ел укытучысы», «Ел сыйныф җитәкчесе» конкурсларының муниципаль этапларында җиңүче, «Безнең иң яхшы укытучыбыз» гранты, ТР министрлыгының ике «Укытучы-остаз» грантына ия, муниципаль район башлыгының «Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы» конкурсы җиңүчесе. Ул шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән һәм узган ел мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Мактау билгесе алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев