Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт кенәгәсе электрон төргә күчә

2020 елдан россиялеләргә электрон хезмәт кенәгәләре рәсмиләштерә башладылар. Хәзер эшкә кабул итү яки эштән азат итү турындагы мәгълүмат боерык яки күрсәтмә чыгарылганнан соң бер эш көненнән дә соңга калмыйча Россия пенсия фондының территориаль органнарына тапшырылырга тиеш.

Ел дәвамында эш бирүче­ләр нинди чаралар башкара?

Октябрь ахырына ка­дәр һәр хезмәткәр хезмәт эшчәнлеге турында электрон төрдә мәгълүмат формалаштыру буенча хезмәт законнарындагы үзгәрешләр, шулай ук хезмәткәрнең кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау яки хезмәт кенәгәсен электрон төрдә алып бару турында гариза биреп, сайлау хокукы турында язма рәвештә хәбәр ителергә тиеш.

Әгәр хезмәткәр кәгазь хезмәт кенәгәсен алып бару турында карар кабул итсә…

Эш бирүче электрон кенәгә белән беррәттән хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны кәгазь кенәгәгә дә кертүне дәвам итәчәк. Өстәвенә, хезмәт кенәгәсен алга таба алып бару хокукы башка эшкә урнашканда да саклана. Әгәр хезмәткәр электрон кенәгә алып баруга күчәргә карар иткән икән, бу хакта эш бирүчегә язмача гариза тапшырырга кирәк.

Әгәр хезмәткәр 2020 елның 31 декабренә кадәр гариза тапшыра алмаса?

Мондый затларга, аерым алганда, моңа кадәр хезмәт вазифаларын үтәмәгән хезмәткәрләр, шулай ук хезмәт килешүе буенча эш стажы булган, әмма 2020 елның 31 декабренә хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган затлар керә. Хезмәткәрләр эш бирүчегә төп эш урыны буенча, шул исәптән эшкә урнашканда гариза язып, моны теләсә кайсы вакытта эшли ала.

Электрон хезмәт кенә­гәләрен алып барганда эш бирүченең вазифалары һәм вәкаләтләре нинди?

Әгәр хезмәткәр электрон хезмәт кенәгәсенә күчү турында гариза язса, эш бирүче хезмәт кенәгәсен аның кулына тапшыра һәм аны алып бару, саклау өчен җавап бирми башлый. Хезмәт кенәгәсенә хезмәткәр тарафыннан мондый гариза бирү турында соңгы язма кертелә.

Хезмәт килешүе төзегәндә эшкә керүче эш бирүчегә хезмәт эшчәнлеге турында кәгазь яки электрон төрдә хезмәт кенәгәсе яки икесен дә тәкъдим итә.

Хезмәткәр электрон хезмәт кенәгәсендә дөрес яки тулы булмаган мәгълүмат ачык­лаган очракта, эш бирүче хезмәткәрнең язма гаризасы буенча хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны төзәтергә яки тулыландырырга һәм аларны Россия Пенсия фондының мәгълүмат ресурсларында саклау өчен тапшырырга тиеш.

Хезмәткәргә хезмәт эш­чән­леге турында мәгълүмат ничек бирелә?

Кәгазьдә хезмәт кенә­гәсе алып барылмый торган хезмәткәрләргә эш бирү­че үзендә эшләгән чорда хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны хезмәткәрнең гаризасында күрсәтелгән ысул белән – кәгазьдә яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән (булган очракта) имзаланган электрон төрдә, гариза бирелгән көннән өч эш көненнән дә соңга калмыйча, ә эштән азат ителгән очракта хезмәт килешүе туктатылган көнне бирергә тиеш.

Хезмәт килешүе туктатыл­ган көнне эш бирүченең хезмәткәргә эштә булмау яки аны алудан баш тарту сәбәпле, хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге булмаса, эш бирүче хезмәткәргә мондый мәгълүматларны кәгазьдә почта аша заказлы хат белән җибәрергә бурычлы.

Эш бирүче нәрсә өчен җавап бирә?

Эш бирүче үз гаебе бе­лән хезмәт кенәгәсен бирү яки хезмәткәрне эштән азат иткәндә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүне тоткарлаган; хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны дөрес булмаган яки хезмәт­кәрне эштән азат итү сәбәп­ләрен законга туры килми торган формулировка белән керткән; хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны пенсия фондының территориаль органына билгеләнгән срокта тапшырмаган яки тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырган өчен җавап тота.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларда эштән азат ителү нигезләренең һәм (яки) сәбәпләренең дөрес булмаган формулировкасы хезмәткәрнең башка эшкә урнашуына комачау­ласа, суд аңа эшкә керә алмыйча йөргән вакыты өчен уртача хезмәт хакын түләү турында карар кабул итә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев