Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәттә кайнаган гомер

Кеше гомере уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек.

Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, уза да китә...

Үткән гомер агымсудай, ага да китә икән, дип юкка гына моңланмый шул адәм баласы. Тормыш, вакыт дигәнең шулай яратылган инде, адәм баласының аны туктатып торырга да, үзгәртергә дә кулыннан килми, барысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәтендә. Ә менә Аллаһы Тәгалә биргән гомерне матур, изге гамәлләр белән, үзеңнән тәүфыйклы нәсел дәвамчылары калдырып, изге-саваплы гамәлләр кылып, намуслы хезмәт итеп, хәләл көчең белән көн күрергә омтылу адәм баласының кулыннан килә торган эш. Әлеге язмам исә шундый гаиләләрнең берсе – Каргалы авылында яшәүче авылдашларым Шәриповлар турында булыр.

Әлеге күркәм гаилә башлыгы Госман абый 1950 елның 1 октябрендә дөньяга аваз сала. Әти-әнисе Зыятдин абый һәм Миңнегаян апа гомер буе авыр хезмәттә үз көчләре белән көн күреп яшиләр. Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан контузия алып кайткан Зыятдин абый кыр корабында туган авылы кырларын иңли, көн-төн гаиләсе өчен тырыша. Гаиләдә исә дүрт бала: сугышка кадәр туган Зәки, Мәрьям, Әлфия һәм сугыштан соң төпчек бала булып дөньяга килгән Госман. Әниләре Миңнегаян апа да авыр хезмәт башкара: атлар караучы булып эшли, ягулык та ташый. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, балалар да яшьтән үк әти-әниләренең авыр хезмәтләрен күреп, аларга булышып, эштә чыныгып үсәләр.

Язмам герое Госман абый урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Әлеге һөнәрне сайлавы да очраклы гына түгел аның. Әти- әнисе ат белән эшләгәнгә, балачактан ук мал-туар арасында үскәнгә хайваннарны бик тә ярата ул. Хәер, беренче сыйныфта укыганда ук әтисе аны конюшняга ат иярләргә җибәрә торган була. Соңрак исә әлеге кызыксынучан малайны атка атландыра ук башлыйлар. Аннары үзе дә һич курыкмый тайлар өйрәтә. Авылның Мөгыйнов фамилия ле мал табибы эшенә бик кызыгып карый ул. Нигәдер гел менә аның кебек буласы килә. Теләгенә ирешә дә. Ветеринария институтын уңышлы гына тәмамлап, ветеринар белгечлеге алып туган авылына кайта. Әлеге һөнәр бик тә четерекле булуы беребезгә дә сер түгел. Маллар ярату бер нәрсә, ә менә табиб булгач син бит аны дөрес итеп дәваларга да тиеш. Табиб хезмәте ялгышуларны кичерми. Хайваннарның кай җире авыртуын әйтеп бирергә теле юк. Ә дәваларга да, укол ясарга да, кан алырга да кирәк. Яшь ветеринар, нинди генә четерек ле хәлдә дә, югалып калмый. Дөрес, хезмәт юлын башлаганда янәшәсендә баш ветеринар-табиб булу да ярдәм итә аңа. Эш эш белән, шул ук вакытта үзенең ил алдындагы бурычын да онытмый яшь белгеч. Үзе сорап дигәндәй, армия хезмәтенә дә китеп бара. Очрашып йөргән кызы Дания вәгъдәләр биреп озатып кала, сөйгәненә тугры булып каршы да ала. Озакламый гаилә корып та җибәрәләр. Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлап кайткан, Иске Роман авылында туып-үскән Дания Нәҗип кызы мәктәптә тарих укыта. Алга китеп булса да әйтеп үтим, ул чирек гасыр дәвамында мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Ачык йөзле, киң күңелле әлеге мөгаллимәне хезмәттәшләре дә, укучылар да нык хөрмәт итте. Мәктәпкә, укучыларына җаны-тәне белән береккән укытучы дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер дә инде.

...Армия чыныгуы алган яшь белгеч Госман Зыятдин улының тырыш, максатчан икәнен күреп, озакламый авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Ике елдан соң тагын да җаваплырак хезмәткә – совхоз директоры итеп билгелиләр.Шушы җаваплы, авыр йөкне унбер ел буе тарта ул. Ул елларда совхозда эшче көчләр җитешми, яшерен-батырын түгел, халык акчалырак эштә - авыл территориясендә урнашкан кошлар фабрикасында, нефть үткәргеч, яшелчә киптерү заводларында эшләү ягын карый. Шуңа күрә дә совхоз җитәкчесенә эшче көчләр табу авырга туры килә. Әмма, кешеләр белән уртак тел таба белү, хезмәт кешесенең кадерен белү, гаделлек, гадилек, кешеләрне аңлау, ярдәмчеллек кебек асыл сыйфатлары Госман Зыятдин улына әлеге каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә. «Мин җитәкчелек иткән елларда совхозда 300ләп эшче көч таләп ителә иде, ә бездә ул сан 180нән артмады. Әнә шушы кешеләр ярдәме белән иген дә иктек, терлекләр дә асрадык, ит-сөт буенча хөкүмәт куйган бурычларны үтәп бардык», –дип искә ала ул елларны Госман абый. Эш өчен янып-көеп йөрүе, четерекле хәлләрне дә уңай хәл итә белүе эзсез калмый. Соңрак ул район башкарма комитеты рәисе урынбасары –район план комиссиясе рәисе, хакимият башлыгының икътисад һәм фаразлау буенча урынбасары, Татарстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икътисадый министрлыгының Чистай шәһәре һәм районы буенча кулланучыларны яклау комитеты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли. Кайсы вазифада гына булса да, үзен намуслы, гадел кеше буларак күрсәтеп, хезмәттәшләре, халык арасында абруй, хөрмәт казана ул. Шул ук вакытта үз өстендә эшләвен, гыйлемен арттыруның бервакытта да соң булмавын да аңлый. 1997-2002 елларда читтән торып икенче югары белем ала. Чуваш дәүләт университетында юрист һөнәрен үзләштерә.

Тырыш хезмәтен бәяләп биргән Мактау кәгазьләренең, Рәхмәт хатларының иге-чиге юк аның. Быел исә «Татарстанның 100 еллыгы» медале белән дә зурладылар үзен.

Унҗиде ел буена авылдан шәһәргә килеп эшләп йөри Госман Зыятдин улы. Шәһәргә күчү мөмкинлеге булса да, туган авылын, туган нигезен ташлап китми. Бүген әнә шушы туган нигезендә гаиләсе белән бик матур итеп яшәп ята. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, ул һәрчак хәрәкәттә, һәрчак хезмәттә. Үзләренең хуҗалыкларында да яраткан шөгыльләрен дәвам итәләр, мал-туар, кош-корт тоталар, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. «Терлекләрне, хайваннарны ярату бездә элек-электән килә. Әти-әниләр дә гомер буе терлек асрадылар, соңгы елларда гел ат белән эшләделәр. Без дә мал-туарсыз торганыбыз булмады. Бездә һәр секунд исәптә», –ди гаилә башлыгы.

Шушы хәләл хезмәтләреннән ямь-тәм табып, һәр туган көннең матурлыгын, кадерен белеп яши Шәриповлар. Эш ярату, тырышлык, сабырлык аларның канына сеңгән. Бүгенге көндә Госман Зыятдин улы Каргалы авылы ветераннар Советын җитәкли.

Үтемле чыгышлар ясый. Аның сабыр гына, йомшак тавыш белән сөйләве үзе үк күңелләргә ял, рәхәтлек бирә. Шул ук вакытта бүгенге тормыштагы йөрәге әрнегән нәрсәләргә дә битараф түгел ул. Авыллардагы эшсезлек, халыкның азая баруы, хуҗасыз калган йортларга аның йөрәге әрни.

«Элек авыллар гөрләп тора иде. Авылларга үтеп кергән эшсезлек аның киләчәгенең тамырына балта чаба. Элек эш кешене эзли иде, хәзер кеше эш эзләп җәфалана», – дип Госман абый бүгенге вәзгыятебезгә нык борчылып. Гомер буе авыл дип җан атып яшәгән, кендеге белән авылга береккән, гомере буе тормышны хезмәттән башка күз алдына китермәгән кешегә моны күрүе икеләтә авыр. «Без эшсез яшәүне күз алдына да китерми торган буын. Яшьләр колагына да: «Иң мөһиме – эшне яратырга кирәк», – дип әйтәсем килә. Шулай ук тырышлык, сабырлык, түземлек, кешелеклелек, үз принципларыңда тору кебек сыйфатлар да бик кирәк», – дип Госман Зыятдин улы бүгенге яшьләребезгә үзенең киңәшләрен дә юллый...

Үзләре кебек үк балалары да эш сөючән, максатчан аларның. Госман абый Дания апа белән бергәләп 45 ел аңлашып, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Берсеннән-берсе акыллы, тәртипле өч бала тәрбияләп үстерде алар. Олы уллары Ленар менә дигән спортчы, күп еллар үзебездә һәм тирә-күрше авылларда сабантуйларда көрәшеп, сабантуй батыры дигән исем яулады. Казан финанс-икътисад институтын кызыл диплом белән тәмамлап, эшендә зур дәрәҗәгә ирешеп, «Ак барс» банк системасында эшләгәндә, моннан егерме ел элек, 24 яшендә юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Урыны оҗмахта булсын, якыннарын Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Уртанчы уллары Илдар Мәскәү юридик академиясен тәмамлады. Хәзер ул Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тикшерү департаментында бүлек җитәкчесе вазифасын башкара. Төпчекләре Гөлназ Казан икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлап, «Чистопольгаз» предприятиесендә бухгалтерия системасында эшли. Алар эшләре белән дә, матур гаиләләре белән дә әти-әниләрен сөендереп торалар. Әлеге күркәм гаиләнең дәвамчылары булып оныклары Инсаф, Азалия, Сөмбел, Әмирә үсеп килә. Оныкларында гаиләнең асыл кыйммәтләрен дәвам иттерү, нәсел җепләрен ышанычлы кулларга тапшыру, аларга ярдәм итү өчен дә күп тырышлык куя Госман абый. Аларны һәрчак күз уңында тота ул, аларга яшәешебезнең чын кыйммәтләрен аңлата, үзе белән төрле тәрбияви чараларга йөртергә тырыша. «Әти-әниебез дә бик матур җырлыйлар иде. Әниемнең кычкырып җырлап җибәрүләре күңелемдә бер матур хатирә булып саклана. Мәрьям, Әлфия апалар да матур җырлыйлар. Мәрьям апамның оныгы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы күбегез беләдер дип уйлыйм. Ул бар дөньяны татар моңы белән сок ландырды. Безнең оныкларыбыз да төрле уен коралларында уйныйлар, матур итеп җырлыйлар, безнең өчен бу- зур шатлык», –ди Госман абый.

Әйе, җирдә шулай итеп яши алу, тәүфыйклы, тәрбияле балалар, оныклар үстерү, аларга ярдәм итә алу – зур шатлык. Үзенең матур гомер бәйрәмен 70 яшен билгеләп үткән бу көннәрдә Госман абый бу хакта тагын да ныг рак уйлана. Үткәннәргә тагын бер кат күз салып, ул бераз гына моңсуланып та, дулкынланып та, шул ук вакытта сөенеп тә куя. Ни дисәң дә, матур яшәлгән, шул ук вакытта борчу-шатлыклар, табыш-югалтулар белән дә тулы гомер бу. Бик күпләр үзенең тормышына өлге итеп алырлык, сокланырлык гомер. «Язмышыма үпкәләмим, барысы да Аллаһы Тәгаләдән, мин аңа бик рәхмәтле», – ди Госман абый. Без аңа алдагы көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы телибез. Һәрчак шундый көр күңелле булып, хәләл җефете Дания апа белән иминлектә, тынычлыкта, балаларыннан, онык ларыннан яхшы хәбәрләр генә ишетеп, аларны сөендереп, үзләре дә сөенеп, тигез, озын гомер итүләрен телибез.

Рокия Хисамова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев