Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хаталы элмә такталардан ничек котылырга

    Гомер буе туган шәһәремдә яшәгәнгәдер инде, аның һәр урамын, һәр чатын яхшы беләм дип уйлыйм.

    Тик менә шунысы гаҗәп, ничә тапкыр үтәргә туры килсә дә, чатта эленгән такталарга һич кенә дә күз салмыйча калмыйм. Бер үк урамнан ничә тапкыр үтсәм дә, шулай... Ул минем бер гадәткә әверелгән бугай. Төрле оешма-кибет тирәләрендә эленгән элмә такталар белән дә шулай. Басып кат-кат укып торганым бар.

    Без газетабыз сайтында элмә такталардагы хаталарга кешеләрнең игътибар итү-итмәүләре хакында сораштыру үткәрдек. Сораштыруда 28 кеше катнашты. Шуның 50 проценты элмә такталардагы хаталарга игътибар итүен, 10 проценты игътибар итмәвен хәбәр итә. Ике кешене бу бөтенләй кызыксындырмаган, ике кеше үзенең фикер-теләкләрен дә калдырган.

    Билгеле, элмә такталарның ике телдә язылуы ниндидер бер горурлык та уята, сөенеп куясың. Безнең урыслашкан шәһәребез өчен зур мәртәбә инде ул. Чөнки мин балачакта андый такталарның бер телдә генә язылган булуларын яхшы хәтерлим әле. Шул вакытлар белән чагыштырам да, алга китеш шактый анысы, телебезгә игътибарның артуы сөендерә. Әмма... хаталарны күргәч, ул сөенечләр куыктай шартлап юкка да чыккан очраклар бар. Туган телебез өчен җан әрнеп, сыкрап та куя. Тизрәк бу хәлне төзәтсеннәр иде дип, шушы хаталы элмә такта хуҗаларына мөрәҗәгать иткәнем дә бар. Берничә ел элек редакциягә бер ветеран укытучы килеп мәгариф идарәсендә элмә тактада хата булуын әйтте. Шалтыратуга хәлне төзәтеп тә куйдылар рәхмәт төшкерләре! Барысы да шулай тиз генә үзгәртә алса иде дә бит...

    Шактый еллар элек якташлык җәмгыяте ачылу һәр чистайлыда шәһәребез өчен горурлану хисләре уятты. Матур бәйрәм оештырылды, котлаулар, алга матур планнар куелды. Шушы якташлык оештырылуын раслаучы матур элмә такта да элеп куйдылар! Башкаладан бик матурны кайтарганнар! Әмма андагы хаталарны укыгач, чәчләр үрә торды! Өсте-өстенә мәгънә хаталары ялтырап ята.. Башкала хәле башкалада нигә шулай җавапсызлык күрсәткәннәрдер, аңлашылмый. Дүрт аяклы ат та абына дигәндәй, ялгышлык китсен дә ди. Әмма аны күпме әйтеп тә төзәтергә алынучы булмады. Җирле хакимият вәкилләренә әллә ничә тапкыр әйттек бу хакта... «Якташлык җәмгыяте Казаннан ясатып кайтарды бит аны, суммасы бик зур, без ясатучыларга хәбәр иттек», – дип җавапладылар. Анысы шулайдыр, бәясе аз булмагандыр, бик матур ясалган бит ул! Үзе матур, үзе хаталы! Матур телебезне әллә нинди образга керткән шунда... Ни кызганыч, яңадан ясатырга шактый сумма тотарга туры киләчәк, замана бәласе - барысы да акчага килеп төртелә. Анысын да аңлыйбыз. Шуңадыр инде әлеге хаталы «Казан кунагы» ничә еллар буе борынгы тарихи бинаның ямен җибәреп эленеп тора. Шәһәребезгә килгән туристлар ул бинага кермичә калмыйлар билгеле, оят бит, җәмәгать! Шул хакта сүз чыккач, төпле фикерле берәү: «Алыштырырга хәлләреннән килмәсә, алып куйсыннар инде ул тактаны», – дип әйтеп куйды. Ярты-йорты булып, телнең ямен җибәреп торганчы, булганнан булмавы хәерле дип әйтүедер инде... Әмма бу очракта бөтенләй алсалар, закон бозу булып чыгачак бит! Барыбыз да белә, республикада дәүләт телләре турында закон 1992 елда ук кабул ителгән иде. Татарстаныбызда икетеллелек турындагы законның үтәлешенә соңгы вакытта гына игътибар артып китте сыман. Учреждениеләрдә, оешмаларда, кибетләрдә, урамнарда исемнәр ике дәүләт телендә язылырга тиешлеген хәзер һәркем белә. Тик менә хаталар да булмаса...

    Чистай районының административ-техник инспекциясе җитәкчесе Айрат Әхмәтшин аңлатуынча, ике телдә дә элмә такталар кую эше ныклы контрольдә тора. Куя алмаган очракта да хуҗалар башта ук штрафка тартылмый билгеле, алар белән башта әңгәмәләр алып барыла, җитешсезлекләрне төзәтү өчен вакыт бирелә, ике телдә дә куюның мөһимлеге аңлатыла. Ә инде төзәтергә вакыт бирелеп тә, үтәлмәгән очракта закон катгый: вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә кадәр, ә юридик затларга 200 мең күләмендә штраф яный.

    – Клиентларыбыз элмә такталарны ике телдә сорап мөрәҗәгать итә башлагач, без кыен хәлгә калдык. Кая барып бәрелергә белмәдек. Ярый безгә редакция хезмәткәрләре, кайчан килсәк тә, караңгы чырай күрсәтмәделәр. Телефон аша да ярдәм сораган чакларыбыз булды. Хәзер башкарма комитетта тәрҗемәче штаты булдырганнар, без моңа бик шат, дөрес тәрҗемә итүләрен сорап анда мөрәҗәгать итәбез, – ди шәһәрнең реклама агентлыгында элмә такталар ясау белән шөгыльләнүче Сергей.

    Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов рус милләтеннән. Әмма аны безнең Чистайда татарлар да үз кеше дип саный. Бөтен татар чараларында, бәйрәмнәрдә милләттәшләребез арасында Михаил Иванович булыр. Шушы үземне борчыган сорауны әнә шушы милләтләр, аларның дуслыгы өчен җан атып йөрүче Михаил Ивановичка да юлладым.

    – Элмә такталар, рекламалар, урам исемнәре нинди телдә язылсалар да, дөрес, аңлаешлы, ачык язылырга тиеш. Дөрес, кеше ялгышырга да, хаталы язарга да, телне белеп-аңлап та бетермәскә мөмкин. Әмма хатаны таный белергә, аны төзәтергә, үзең аңлап бетермәсәң, белгәннәр белән киңәшләшергә кирәк. Адәм баласы камилләшергә, өйрәнергә, үсәргә тиеш. Әгәр дә кемдер үзе эшли торган оешма яисә предприятиесенең исемен хаталы язып куя икән, аңа игътибар бирми икән, димәк, әлеге оешма яисә предприятиенең эчендә дә хәлләр мактанырлык булмый. Шуңа күрә һәр оешма җитәкчесеме, яисә кибет хуҗасымы – шушы хакыйкатьне аңлап, элмә такталарның ике телдә дә дөрес язылуын кат-кат тикшереп эш йөртсен иде. Элмә такта – учреждение-оешмаларның, предприятиеләрнең, кибет ләрнең – йөзе ул, – ди Михаил Иванович.

    Шәһәребезнең торак-коммуналь хуҗалыгының реклама бүлегенә дә әлеге мәсьәләне ачыклау максатыннан мөрәҗәгать иттек.

    – Элмә такталарда грамматик һәм орфографик хаталарны булдырмый калу, шулай ук шәһәр тирәлегенең эстетик бизәлешендә (элмә такталарны урнаштыруда, нинди төсләр рөхсәт ителүен ачыклауда) бозулар булмасын өчен мәҗбүри рәвештә алдан Чистай муниципаль районының башкарма комитетына (телефон 5-30-50) мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Чистай муниципаль районы башкарма комитетының «Шәһәр төзелешен җайга салу һәм инфраструктура үсеше» муниципаль бюджет учреждениесенең реклама бүлеге мөдире Елена Гарифуллина.

    Быелгы ел күпмилләтле Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Күңел дигәнең матур үзгәрешләр, телебезгә игътибарның тагын да артуын, аңа ярдәм итүләрен өмет итә. Шул ук вакытта күңелдә мең төрле сорау бөтерелә... Бүгенге вәзгыятьтә эшмәкәрләр дә, башка күп кенә оешмалар да, күп кешеләр финанс кытлыгы кичерә. Хаталы булган элмә такталарны төзәттереп яңаларны кую да шактый зур чыгымнар сорый икән. Шул саннарны ишеткәч, кибет хуҗаларын кызганып куйдым. Закон таләпләрен үтәүгә каршы түгел алар, әлеге дә баягы акча каян табарга дип баш вата... Әллә мәйтәм, Туган телләр елы булгач, телебезне саклау, аны хаталардан арындыру максатыннан хөкүмәтебез дә үзеннән өлеш кертмәсме?

    Гөлсинә Сорутдинова

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: