Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыклар мәдәнияте турында күбрәк белергә

Чистай янә «Зур этнографик диктант» акциясенә кушылды.

«Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе статусын алды.

Агымдагы ел үз төзәтмә­ләрен кертте. Коронавирус пандемиясе аркасында, этнографик диктант офлайн һәм онлайн форматта үткәрелде.

Зур этнографик диктант күбрәк белергә мөмкинлек бирә. Бу юлы үзәк китапханә хезмәткәрләре Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте турында белемнәрен тикшерергә, шулай ук этнокультура грамоталылыгының гомуми дәрәҗәсен бәяләргә булдылар.

Мондый акцияләрдә катнашырга кирәк дип саныйбыз. Чөнки диктант тамырларыбызны алга таба өйрәнергә ярдәм итә. Безнең аны язуда тәҗрибәбез бар. Быел китапханә системасының 30дан артык хезмәткәре агарту акциясендә катнашты. Кемдер үз белемнәрен онлайн-тест аша бәяләде, ә кемдер диктантны традицион ысул белән язарга булды, – дип билгеләп үтте үзәк китапханә директоры Елена Курбатова.

Катнашучыларга 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде, шуларның 20се – гомуми, ә 10сы – төбәк. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелде. Эшләр 100 баллы система буенча бәяләнде. Быел шунда ук дөрес җаваплар алу мөмкинлеге тудырылды. Моннан тыш, чыганакларга сылтама белән тарихи белешмә алырга мөмкин иде.

Сораулар катлаулы булды. Әмма аларның һәркайсы кызыксыну уятты. Шунысы игътибарга лаек, быел тестларда Россия Федерациясенең яңартылган Конституциясенә, Җиңүнең 75 еллыгына кагылышлы биремнәр бар иде.

Ел саен этнографик диктант Россиядә яшәүче башка халыклар тормышыннан кызык­лы фактлар ачарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, «ярлының туны балык тәңкәсеннән» дигән әйтемдә сүз сыйфатсыз, арзан товар турында бара кебек. Әмма илебезнең бер төбәгендә чыннан да балык тәңкәләреннән кием-салым тегәләр икән, өстәвенә, моны матур, сыйфатлы итеп эшлиләр, бу кием кыйммәтле продукция булып санала, – дип кичерешләре белән уртаклашты Елена Михайловна.

Илһамия Шәрифуллина быел беренче тапкыр этнографик диктант язган.

Социаль челтәрләрдә тестны онлайн-режимда узарга мөмкин булуын белдем. Үзең өчен уңайлы көн сайларга мөмкин иде. Дөресен генә әйткәндә, күп кенә сораулар катлаулы булып чыкты. Үзем өчен бик күп яңалык ачтым. Мәсәлән, кайсы төбәкләрдә этник күптөрлелек, башка төбәкләрдә яшәүче халыкларның нинди бәйрәмнәре бар. Татарстанда яшәүче халыклар саны буенча сорауга дөрес җавап бирә алуыма шатмын, – дип сөйләде Илһамия.

Тест узган һәр кеше miretno.ru сайтында нәтиҗәләр белән сертификат алырга мөмкин.

Чистайлылар шулай ук 29 ноябрьдә узачак Бөтенроссия географик диктант яза алачак­лар. Күләмле акциядә Рус география җәмгыятенең dictant.rgo.ru рәсми сайтында онлайн-режимда катнашырга мөмкин булачак. Тестны берничә көн эчендә узарга мөмкин. Үз нәтиҗәгезне тест узганнан соң ук белергә мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев