Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыклар бердәмлеге көне белән!

4 ноябрьдә Россия Федерациясендә Халык­лар бердәмлеге көне – күпмилләтле халыкның зирәклеген, аның бәйсезлеген һәм ныклыгын гәүдәләндерүче иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелә.

Бу дата очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы көнне 1612 елда Минин һәм Пожарский җитәкләгән халык ополчениесе Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат итә. Ул чакта безнең ата-бабаларыбыз, төрле милләт, дин, катлау вәкилләре берләшеп, дошманны җиңделәр, илнең бәйсезлеген саклап калдылар.

Бердәмлек һәм күп гасырлык гореф-гадәтләргә туг­рылык, тарихи-мәдәни мирасны саклау омтылышы – илнең тот­рыклы үсешенең, гражданнарның тыныч һәм дус-тату тормышының мөһим шартлары.

Безнең район халкы күпмилләтле. Шуңа да карамастан, Чис­тай районы һәрвакыт милләтара һәм динара татулык, үзара аңлашу үрнәге булды һәм шулай булып кала да. Чөнки безнең барыбызны да уртак тарих, әхлакый кыйммәтләр, үз көчебезне районыбызның алга таба үсеше өчен юнәлдерергә омтылу берләштерә.

Бергәләп без шәһәр һәм райондагы барлык мөһим чараларда, социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышта актив катнашабыз, шул рәвешле аның үсешенә һәм чәчәк атуына лаеклы өлеш кертәбез.

Хөрмәтле чистайлылар, сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу көн календарьда бәйрәм датасы булып кына калмасын, ә безнең өчен зур илнең бердәм халкы булуыбызны аңлау булып торсын. Бердәмлек, гражданлык җаваплылыгы район үсешенең нигезе булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

 

Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев