Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкка тарифлар белән бәйле мәсьәләләрне аңлаттылар

ТР Дәүләт комитетының тарифлар буенча вәкиле гражданнарны кабул итте.

Чистайда Дәүләт комитеты рәисенең тарифлар буенча беренче урынбасары Александр Леонидович Штром гражданнарны күчмә кабул итте.

Мондый очрашуларны Дәүләт комитетының тарифлар буенча рәисе дә, аның урынбасарлары да үткәрә. Гражданнарны кабул итү берничә шәһәрдә узды.

– Без Дәүләт комитетында атна саен гражданнарны кабул итәбез. Гражданнарга уңайлы булсын өчен без республика шәһәрләренә чыгабыз һәм күчмә шәхси кабул итүләр оештырабыз, бу хакта алдан хәбәр итәбез, – дип сөйләде Александр Штром. – Төп максат – халыкка үз эшебезне аңлату, бәяләрне, тарифларны тотып тору өчен нәрсә эшләгәнебезне сөйләү.

Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары гражданнарны кабул итүне тәмамлап, аңа йомгак ясады.

– Чистайда мөрәҗәгатьләр күп түгел. Күрәсең, биредә хәл әйбәт һәм тарифларның күпкә артуы күзәтелми. Тулаем алганда, тарифлар дәрәҗәсе буенча Чистай рес публикада алтын урталыкта тора. Биредә эшләүче предприятиеләр халыкка йөз тота. Кызганычка каршы, аларның да проблемалы моментлары бар, беренче чиратта – хезмәт хакы белән. Шуңа күрә без предприятиеләр дә яхшы эшләсен һәм халык өчен тарифлар артык тиз үсмәсен өчен баланс табарга тырышабыз, – дип ассызыклады Александр Леонидович.

Александр Штром шулай ук «Чис тай-информ» журналистларының сорауларына да җавап бирде. Аерым алганда, ул җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның ни өчен тарифлары аерылып торуын, аларның үзкыйммәте нинди күрсәткечләрдән барлыкка килүен сөйләде.

– Барлык предприятиеләрнең дә челтәр озынлыгы төрле. Җиһазлар бер-берсеннән характеристикалары белән аерылып тора. Мәсәлән, котельный дүрт йортка хезмәт күрсәтә, челтәрләр якын арада урнашкан, йөкләнеш тулысынча исәпләнгән. Анда бер бәя булачак. Әйтик, ике йорт индивидуаль җылытуга күчкән. Котельный һәм челтәрләр шул ук калган. Әйе, газ азрак кулланылачак, әмма чыгымнар элеккечә калачак. Персонал шул ук булачак. Алар суны шул ук күләмдә чистартачак, элек нинди күләмдә реагентлар сатып алгна булсалар, хәзер дә шулай калачак. Шуңа күрә хезмәт күрсәтүдә калган йортлар өчен тариф артачак. Ягъни, әгәр дә кулай йөкләнеш булмаса, тариф югарырак булачак. Җылылыкны катнаш эшләп чыгара торган предприятиеләр дә бар. Әлмәттә кайбер котельныйларда электр энергиясе эшләп чыгару җайланмалары куелды. Анда чыгымнарның бер өлеше электр энергиясенә күчте, шул рәвешчә, бәя түбәнрәк булачак, – дип аңлатты тарифлар буенча комитет вәкиле.

Ул шулай ук төбәк операторының каты көнкүреш калдыклары белән эш итү тармагында эшли башлаганнан бирле әлеге төр хезмәтләрнең бәясе ни өчен артуын аңлатты.

– Тулаем алганда, ил буенча экологик вәзгыять шактый начар: шәһәрләрдә чүп-чар өсте-өстенә. Барысын да шул хәлдә калдыру мөмкин түгел иде, шулай без үзебезгә зыян гына салабыз. Шуңа күрә эш алымнарын үзгәртү турында карар кабул ителде. Бөтен чылбыр: чүп-чар алу, аны транспортлау, сортларга бүлә һәм күмү өчен җавап бирүче төбәк операторлары белән схема кабул ителде. Һәм иң мөһиме – чүп-чар күмелгән урыннар санын кимүгә ирешү, полигоннарның күп булуы на юл куймау өчен, бу процессны алга таба үстерү күздә тотыла. Тарифлар берничә сәбәп аркасында артты. Хәзер төбәк операторы барлык торак пунктлардан чүп чыгарырга тиеш. Элек торак пунктларның яртысыннан диярлек беркем дә чүп чыгармады. Икенчесе – нормативларның артуы. Тарифлар артуга йогынты ясаган алдагы фактор – яңа федераль салым – әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү, – диде Александр Леонидович.

– Яңа закон нигезендә, йорт биләмәсе чикләренә кадәр газны гражданнардан акча җәлеп итмичә генә кертәчәкләр. Бу үзгәрешләр турыдан-туры үз җир участогың территориясендә тоташтырган өчен тарифларга кагылдымы?

– Без Россия Президенты карарларын актив үтибез. Йорт биләмәсе чикләренә кадәр газ бушлай кертеләчәк. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министр лыгында халыкны газлаштыру мәсьәләләрен оператив хәл итү өчен төбәк штаб оештырылды. Атна саен үткәрелә торган утырышларда газификация графигын формалаштыру мәсьәләләре тикшерелә, шулай ук объектларны инвентаризацияләү үткәрелә. Хәзерге вакытта газ кертелергә тиешле 18 меңгә якын йорт бар, аларга 135 километрдан артык газүткәргеч сузарга кирәк. Йортка кадәр газ кертүгә чыгымнарның якынча бәясе 3,632 миллиард сум тәшкил итә. Ташламалы түләүләргә җир кишәрлеге чикләрендәге чараларны үтәүгә чыгымнар кертелми. Әгәр мөрәҗәгать итүче җир кишәрлеге чикләрендә тоташтыру чараларын газ бүлү оешмасы башкаруын тели икән, күрсәтелгән эшләр аерым түләү хисабына аерым килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Түләү күләме дәүләт комитеты карары белән 2020 елның 5 ноябрендә расланган стандартлаштырылган тариф ставкалары буенча исәпләнә, – дип аңлата Александр Штром.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев