Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык экспертлары һәрвакыт уяу

Кешеләр юлларга, төзекләндерү эшләренә һәм этләр һөҗүменә зарланалар «Халык контроле»ндә дәгъваны тикшерүнең гомуми срогы 10 көннән артмаска тиеш.

Агымдагы елда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына чистайлылардан 141 мөрәҗәгать керде. Территорияне төзекләндерү иң төп мәсьәлә булып тора.

«Халык контроле» система сына иң беренче мөрәҗәгать быел 2 гыйнварда керде. Чистайлы чүп-чар контейнерының ватылу фактын фотога төшергән. Әлеге шикаятьне тикшергәннәр, җитешсезлекне бетергәннәр.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, дәүләт мәгълүмати сис темасы аша район башкарма комитетына керүче хәбәрләр теркәлә, башкаручыларга җибәрелә, урыннарга чыгып тикшерелә, аннан соң тормышка ашыру буенча карарлар кабул ителә. Әлеге системадагы мөрәҗәгатьләрне карау вакыты 10 көн тәшкил итә.

Муниципаль районның рәсми сайтында басылган гражданнар мөрәҗәгате анализыннан күренүенчә,узган ел 618 мөрәҗәгать басылган, шуларның 449ы – хәл ителгән, 103е планлаштырылган, 4се эштә, 62 гариза кире кагылган. Мөрәҗәгатьләрнең иң мөһиме булып «территорияне төзекләндерү» категориясе тора. Бу каты көнкүреш калдык ларын чыгару, контейнерлар, балалар мәйданчыклары урнаштыру, урам яктырткычлары кую, кирәкмәгән агачларны кисү, су трубаларындагы өзеклекләрне бетерү һәм башкалар. Шундый мөрәҗәгатьләр саны 305кә җитә.

– Агымдагы елның отчет чорына Чистай районы буенча шәһәр һәм авылларда яшәүчеләрдән 141 мөрәҗәгать керде. Узган елдагы кебек аларда төп урынны территорияне төзекләндерү алып тора.

10 гариза буенча эш бара, 12се планлаштырыла, 7 гариза сәбәбе әйтеп кире кагылган, 112се канәгатьләндерелгән, – дип хәбәр итә район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Татьяна Спиридонова.

Билгеле, республика күлә мендә бу күп түгел, ә менә башка районнар белән чагыштырганда шактый. Нәрсә дисәң дә, бездә проблемалар җитәрлек, чистайлылар алар турында ачыктан-ачык хәбәр итәләр. Алар барысы да нәкъ республикадагыча – юл хәрәкәтен оештыру, территорияне төзекләндерү, шулар исәбеннән чүп- чар савытлары. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр сыйфаты, урамнарны яктырту буенча да мәрәҗәгатьләр аз түгел.Берничә мөрәҗәгать урам этләренең һөҗүме белән бәйле. Мәсәлән, Алия З. Энгельс урамында коточкыч күренешкә тап булган: бер көтү этләр бер песине өзгәләп ташлаганнар.

– Зинһар өчен, берәр чара күрегез! Песи урынында кеше дә булырга мөмкин ләбаса! Озакламый җылыта, ишегаллары балачага белән тулачак, зинһар өчен бәла булмасын өчен чарасын күрегез, – дип ярдәм сорый хатын-кыз.

Әлеге вәзгыять чистайлыларда гына түгел, башка шәһәр халкында да резонанс тудырды. Әлеге социаль челтәрләр буйлап таралган видео Чис тайга «Беренче канал» коррес пондентлары килергә сәбәп булды. Мөрәҗәгать бүгенгәчә планлаштырылды дигән статус йөртә.

Җиңүчеләр урамыннан Н.Г. юлларның кар белән томалануына зарланып язган. Чистайлы үзенең мөрәҗәгатен ачык һәм кыска итеп тасвирлый: «Юлларга кереп тә, чыгып та булмый, бер ай инде чистартмыйлар». Сер түгел, быел кыш карлы булды. Кар өемнәре белән һәр җирле кеше очрашмый калмагандыр...

Әлеге мөрәҗәгатькә район башкарма комитеты вәкилләре шунда ук җавап бирделәр. Ул теркәлде һәм икенче көнне үк хәл ителде. «Мөрәҗгать хәл ителде» статусы өч көннән соң алышынды...

Ә менә Михаил М. үзенең мөрәҗәгатенә уңай җавап ала алмады. Әлеге ират Зеленая урамындагы баскычта пандуслар булмауга зарланган иде.

«6нчы һәм 3нче йортлар районында урам буйлап балалар коляскасы яисә инвалид коляскасы белән үтү мөмкин түгел, чөнки баскычларда пандуслар юк. Әниләр коляска белән машиналар йөри торан юлдан барырга мәҗбүр, – дип ачыклык кертә чистайлы.

Иратның мөрәҗәгате икенче көнне үк теркәлә, әмма шуңа да карамастан, бер атна үткәч, ул сәбәбен әйтеп кире кагыла.

– Пандусны төзекләндерү буенча «Халык контроле»нә җибәрелгән әлеге мөрәҗә гатьне караганнан соң, өстә күрсәтелгән эшләрне «Безнең йорт» программасы кысаларында гына тормышка ашырырга мөмкин булуы күздә тотылды. Әмма финанс чикле булу сәбәпле, әлеге эшләрне башкару мөмкин түгел, – дип җавап бирделәр район башкарма комитеты вәкилләре.

Һәр ел фасылының үз проб лемалары бар. Җәен чистайлылар асфальттагы чокырларга, көзен коелган яфраклар күплегенә, язын исә шәхси һәм күпкатлы йортларның су эчендә калуына, күлдәвекләр күплегенә зарланалар. Мөрә җәгатьләр барысы да стандарт, кешеләрнең тормыш сыйфаты һәм уңайлыклар аларның чишелешеннән тора.

«Халык контроле»нә гаризаны ничек бирергә?

• Республиканың дәүләт хезмәтләре порталында теркәлегез, «Халык контроле» бүлегенә күчегез.

• Вакыйга, тәртип бозулар, үзегезне борчыган нәрсәләр турында хәбәр өстәгез.

• Үзегезнең хәбәрегез өчен туры килүче категорияне сайлагыз.

• Проблеманы раслаучы фотоны, проблема булган адресны, контактларны күрсәтегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев