Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хач Ману өчен ике бәке әзерлиләр

18еннән 19 гыйнварга каршы төндә православие динендәгеләр Хач Мануны билгеләп үтәчәкләр.

Традиция буенча шәһәр һәм район храмнарында бәйрәм гыйбадәтләре үтәчәк, аннары теләүчеләр махсус жиһазландырылган бәкеләрдә коеначак.

Быел коену өчен ике бәке әзерләнә. Берсе шәһәрдә-Кама елгасында, Никольск соборыннан ерак түгел. Икенчесе Булдырь авылында әзерләнә, 23 сәгать 30 минутта суны изгеләндерү белән гыйбадәт үткәреләчәк һәм изге чишмәгә тәре тотып йөрү оештырылачак.

Йоланы үткәрү өчен суга якын килү һәм төшү юлларында куркынычсызлык кагыйдәләре контрольдә тотыла. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен хатын-кызлар һәм ир- атлар палаткалары куелачак, анда коенучылар җылына алачак. Коенучыларның иминлекләре артыннан коткаручылар, полицейскийлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре күзәтәчәк.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев