Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кешеләрнең гомерен коткарып калу өчен кан тапшырдылар

    «Рәхмәт, донор!» - коткарылганнардан һәрвакыт шундый рәхмәт сүзләре ишетелә.

    Бу донорларның танылган гимныннан сүзләр. Ярдәм итәргә ашыккан битараф булмаган кешеләр меңләгән гомерне саклап калалар. Бу көннәрдә Чистай район дәваханәсе стационары территориясендә мобиль кан салу станциясе эшләде.
    Ул ачылганчы ук машина янында кемнеңдер гомерен сак­лап калырга теләүчеләрдән торган чират барлыкка килде. Ирекле рәвештә кан тапшырырга теләүчеләр ашыкмыйча бланклар тутырдылар.
    Бер төргәк документлар һәм персональ мәгълүмат язылган кәгазь битләре белән потенциаль донорлар күчмә кан салу станциясенә юл тоттылар, анда һәркем белгечләр тарафыннан җентекле тикшерелде. Үзләрен яхшы хис иткәннәр һәм анализлары яхшы булганнар гына кан тапшыру процедурасына керә алдылар.
    Күбесе өчен процедура беренче генә түгел. Шулай, Азат Баязов донор канын егерменче тапкыр бирә инде.
    - Мин кешеләргә ярдәм итү, кемнеңдер гомерен саклап калу өчен кан тапшырам, - ди ир-ат. - Кан тапшырганнан соң һәрвакыт күңел шатлана, рәхәт булып китә.
    Кан тапшыручылар арасында мөселман яшьләре берлеге кебек, акциягә оешкан төркемнәр белән килүчеләр дә бар иде.
    - Без кан тапшырырга бергәләп килдек. Бүгенге акция «Мөселманнар кан түкми, ә аның белән уртаклаша» дигән шигарь астында үтте. Төркем белән без беренче тапкыр гына киләбез, әмма минем моңа кадәр дә кан тапшырганым булды, - дип билгеләп үтте мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин.
    Кан авыр хәлдәгеләрне дәвалау өчен кулланылачак. Ул аларга дәва китерсен, бик күп кеше гомерен саклап калсын иде! Донорларга рәхмәт!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги:
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: