Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләргә күңел җылысы һәм кайгыртучанлык бүләк итүче

15елга якын Елена Спирина социаль хезмәткәр булып эшли һәм үз тормышын әлеге һөнәрдән башка күз алдына да китерә алмый.

Кешеләргә ярдәм итү, кайгыртучанлык күрсәтү – Елена Спирина үз һөнәренең мәгънәсен нәкъ менә шунда күрә.

15 елга якын ул социаль хез мәткәр булып эшли. Үзе әйтү енчә, еллар узган саен әлеге һөнәрнең нәкъ менә аныкы булуына инана бара ул.

– Яшь чакта мин социаль хезмәткәр булырмын дип уйламадым да, телеграфистлыкка укыдым, аннары физкультура укытучысы һөнәре алдым. Чистайга Ульяновскидан 2005 елда килдем, кияүгә чыктым. Азрак балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп алдым, аннары мине язмышым әлеге һөнәр белән бәйләде. Әлеге һөнәрнең нәкъ менә минеке булуын шул чакта тулысы белән аңладым, – дип сөйли Елена Спирина.

Хәзерге вакытта Елена Геннадьевна карамагында 11кеше бар. Аларның һәрберсе өчен ул якын кешегә әйләнгән. Безнең героинябыз белән бергәләп без Римма Алексеевнада кунакта булдык. Бер елга якын аны Елена Спирина карый.

– Мин Еленаны яратам, хөрмәт итәм. Ул минем янга һәрвакыт яхшы кәеф белән, елмаеп килеп керә. Миңа да әйбәт кәеф бүләк итә. Өй эшләрендә булыша, кирәкле продуктларны, кирәк вакытта дарулар да ала. Ул бик ярдәмчел, безнең өчен борчыла, шул ук вакытта юмор хисе дә җитәрлек. Ул минем өчен ярдәмче дә, киңәшче дә, сердәшче дә. Ике көн килми торса, сагына башлыйм, шалтыратам, сөйләшкәч, күңелемә рәхәт булып китә. Социаль хезмәткәрләр хезмәте булуына, анда Лена кебек шундый мәрхәмәтле кешеләр эшләвенә мин бик рәхмәтле, – дип үз кичерешләре белән уртаклаша Римма Алексеевна.

– Кайчакта Римма Алесеевна янына барганда урамнан ук аның тәрәзәләренә карыйм, ә ул анда басып мине көтеп тора. Без бер- беребезгә кул болгыйбыз, – дип өсти социаль хезмәткәр.

Елена Спирина үз карама гын дагыларның барысы белән дә уртак тел тапкан. Бу социаль хезмәткәрнең иң мөһим сыйфатларының берсе, чөнки аңлау һәм ышаныч әлеге һөнәрдә төп рольне уйный дисәк тә була.

– Мин хезмәт күрсәтә торган һәр кеше үзенчәлекле, һәрберсенең үз холык-фигыле. Барысы да төрле- төрле, һәрберсенә якын килә белергә кирәк. Дөресен әйтим, кайберләре белән аралашу җиңел генә булмый, төрле юллар эзләргә, аңа яраклашырга, юл куярга туры килә. Шулай итмәсәң, эшләргә бик авыр, бер-береңне аңламаганда кү ңел дә тыныч булмый. Мин һәрвакыт аларга әйтә киләм: берәр нәрсә ошамаса, миңа әйтегез, мин яңадан сезгә ошаганча эшләрмен дим. Миңа калса, безнең арада андый зур аңлашылмаучанлыклар юк, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам, – ди Елена Геннадьевна.

Елена Спирина үз әби-бабай ларына (аларны иркәләп ул шулай ди) хуҗалык эшләрендә, җыештыруда булыша, кирәк кәндә ашарга да әзерли, кибеткә бара. Шулай ук социаль хезмәткәрләр һәр өйгә ялгыз, өлкән кешеләр янына рухи әңгәмәдәшче буларак киләләр, өлкәннәрнең моң-зарларын тыңлыйлар, ярдәм итәләр, игътибар, кайгыртучанлык күрсәтәләр.

– Мин аларның һәрберсен хөрмәт итәм, аларның проблемаларын беләм, мөмкин булганча, аларга ярдәм итәргә, тормыш авырлыкларын җиңәргә. әхлакый яктан ярдәм итәргә тырышам. Алар белән без төрле темаларга сөйләшәбез, дөньядагы, шәһәребездәге соңгы яңалыклар турында хәбәрләшәбез, газеталар укыйбыз, фотоальбомнар карыйбыз, җырлар җырлыйбыз, елашып та алабыз... Без бер- беребезә ышанабыз. Күп еллар дәвамында мин дә алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Шуңа күрә зур ышаныч белән әйтәм: минем эшем миңа шатлык, канәгатьлек китерә икән, димәк, мин файдалы эш эшлим – ярдәмгә мохтаҗларга булышам. Шуңа күрә күңелемә дә бик рәхәт, -ди Елена.

Ул карый торган әби-бабай лар төрле җирләрдә: шәһәрнең төрле микрорайоннарында, шулай ук Чистай Выселкасы, Алексадровка авылларында яши. Аларның һәрберсенә ул вакытында, соңга калмыйча килергә тырыша.

– Кайберәүләргә мин атнасына ике тапкыр, йөри алмаучыларга ешрак барам. Алар мине зур түземсезлек белән көтеп алалар. Аз гына тоткарлансам да, шалтыраталар, борчылалар.Әмма мин билгеләнгән вакытка килеп җитәргә тыышам. Вакытны без һәрберсе белән алдан килешәбез, кемгә кайчан ничек уңайлы булуыннан чыгып график төзим, шуңа барысына да өлгерәм, – дип сөйли социаль хезмәткәр.

 

Ял көннәрендә дә ул аларга шалтырата, хәлләрен белешә. Үзенең элек караган әби- бабайлары турында да онытмый.

– Мин бит озак эшлим, мин караган әби-бабайларның кай бер ләре бакыйлыкка күчтеләр инде. Кайчакта шәһәр буйлап барганда аларның кайсы өйләрдә яшәүләрен ис кә төшерәм...Һәрберсен хәтер лим...

– Ә үзеңнең гаиләңә вакытың каламы?-дип кызыксынам әңгәмәдәшчемнән.

– Әлбәттә. Балалар инде зурлар, без ирем белән икәү генә яшибез. Мин вакытымны өйгә эш эшләргә калдырырга да тырышам. Аллаһка шөкер, өемдә дә аңлау һәм яклуны сизеп торам.

Елена Геннадьевна үз эше һәм әби-бабайлары турында яратып сөйли. Болар матур сүзләр генә түгел, мин моның дөреслегенә үз күзләрем белән инандым. Шундый авыр, әмма игелекле хезмәткә кешеләрнең йөрәк чакыруы буенча килүләре сөендерә. Профессионаллар менә шулай туаләбаса!

– Дөресен әйтим, социаль хезмәткәр һөнәре җиңелләрдән түгел, әмма мин үз тормышымны аңардан башка күз алдына китермим! Бу нәкъ менә минеке! – ди Елена Спирина. Без Елена Геннадьевна белән аның һөнәри бәйрәме алдыннан очраштык. 8 июньдә безнең илебез традиция буенча Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтә. Социаль өлкә вәкилләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз, уңышлар, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев