Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кешеләр алдында оят булмасын өчен

    Социаль ипотека буенча төзелүче йортлар сыйфаты, аварияле торактан күчерү, яшь табибларның авыл җирендә эшләүләре, төбәк фондына бөртекнең керүе - бу һәм башка сораулар ТР Президенты Р.Миңнеханов алып барган видеоконференциядә каралды.

    Иң элек видеоконференциядә катнашучылар 2008 елдан 2012 елга кадәрге социаль ипотека программасы буенча йортларны тапшырганда киткән кимчелекләр турында фильм карадылар. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан биш ел эчендә генә дә 160 гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча 59 йорт каралган. Идарәче компанияләргә исә, фатирларда күгәрек һәм дымлылык булуы, яндагы территорияне төзекләндерү, тотып торучы конструкцияләрне, фасадлар, түбәләр һәм чарлак хәле турында гражданнарның 5 меңнән артык мөрәҗәгате кергән.
    -Яңа йортларга күчкән һәм ярыйсы гына акча түләп, еш кына төзүчеләр кимчелекләрен үзләре төзәтергә тиеш булган кешеләр алдында миңа оят, - ди Р. Миңнеханов - уйлап карасаң, төзүчеләр сыйфатсыз товар саткан булып чыга.
    Президент бу мәсьәлә буенча ТР прокурорына эшләргә һәм чаралар күрергә кушты. Быел социаль ипотека буенча җиде ай эчендә 61 мең квадрат метр торак тапшырылган, Дәүләт торак инспекциясенә 6,5 миллиард сум планда булганда, җиде ай эчендә 4 миллиард кергән, бу төзелеш темпларын арттырырга мөмкинлек бирде. Чистай муниципаль районында 4,3 миллион планда булганда, 4,17 миллион җыелган.
    Безнең районда ветераннар өчен торак программасы төгәлләнгән булса, республиканың кайбер районнарында ул дәвам итә. 824 ветеран торак төрен сайлаганнар, шуларның өчтән ике өлеше яңа фатирларга күчәргә җыена. Хәзер респуб­ликада 710 ветеран өчен 152 йорт төзелә. 178 ветеран әле торак сайлап алмаганнар. Аварияле торакта яшәүче гражданнар өчен торак төзү дәвам итә. РФ Хөкүмәте тарафыннан программаны 2015 елга кадәр дәвам итү турында карар чыгарылды.
    Барлык районнар диярлек чернобыльлеләргә һәм мәҗбүри күчеп китүчеләр өчен торак сертификатлары тапшыруга документлар әзерләгәннәр, 78 сертификат тапшырылган инде: 54-чернобыльлеләргә, 24 мәҗбүри күчеп китүчеләргә. Быел 124 ятим бала торакка сертификат алачак (74се алган инде). 54 күп балалы (биш һәм аннан да артык бала булган) гаилә торак сертификаты алачак.
    Авыл клублары төзелеше дә төгәлләнә. Йолдыз авылындагы яңа клуб әзер диярлек, аны 30 августта ачарга планлаштыралар. Р.Миңнеханов хәбәр иткәнчә, авылларда клублар төзү программасы дәвам итәчәк һәм быел ук эшне башлап җибәрер өчен муниципаль районнарга төзелеш урынын билгеләргә һәм проект-смета документларын әзерләргә кирәк.
    Республикада авылларга эшкә кайтучы табибларга компенсация түләү программасы эшли. 1,1 миллионлык компенсация яше 35кә кадәр булганда һәм киләсе биш елда авылда эшләгән очракта бирелә. 81 яшь табиб авылда үзенең белгечлеге буенча урнашкан инде, яшь белгечләрне авылга җәлеп итү буенча өстәмә акчалар бүлеп бирү мәсьәләсе карала. Хәзер муниципаль районнарга кадрлар җыю буенча эшне активлаштырырга кирәк.
    Икмәк бәясен төшерү, бөртек бәясен тотрыкландыру өчен булдырылган төбәк бөртек фондын формалаштыру мәсьәләсе каралды. Кайбер районнар план биременнән фондка 80-90 процент бөртек тапшырган булса, калганнар бу мәсьәләдә активлык күрсәтми. Чистай районы хуҗалыклары 70 тоннадан артык бөртек суктырганнар, тик төбәк фондка1,7 мең тонна планда 200 тонна гына тапшырганнар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: