Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Керәшен гыйбадәт йортына гөмбәз һәм тәре урнаштырдылар

Керәшен мәхәлләсенең өч изге исемендәге гыйбадәт йортына тәре белән гөмбәз  урнаштырдылар.

Тантаналы чарада Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашев, «Чис­тай шәһәре»  муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, шулай ук әлеге күптән көтелгән вакыйга шатлыгы белән уртаклашырга килгән чакырылган кунаклар һәм күп санлы мәхәллә халкы катнашты. 
Бу көнне керәшеннәр озак еллар көтте. 2014 елда гына шәһәрдә өч Казан святителе (изгеләре) – Гурий, Варсонофий һәм Германга багышланган керәшен мәхәлләсе булдырылды. Хәзер благочиние планнарында храм төзү, аның проекты инде әзер, нигезгә чокыр казылган. 
 – Бу безнең өчен зур шатлык, – дип билгеләп үтте протоиерей Павел Чурашов. – Дүрт ел элек керәшен мәхәлләсе булдырылды, анда гыйбадәт туган телдә кылына иде. 
Керәшеннәрнең туган телдә гыйбадәт 8нче номерлы территориаль җәмәгать үзидарәсендә бүлеп бирелгән бинада уздырыла иде. Хакимият храм төзү өчен тимер-бетон әйберләре заводы районында җир участогы бүлеп бирде. Ике ел элек гыйбадәт йорты төзүгә керештек. Ул бөтен республикадан мәрхәмәтле, битараф булмаган кешеләр акчаларына һәм көченә төзелде. Мәсәлән, металл материаллардан яңа технология буенча ясалган гөмбәз Түбән Камадагы иганәчеләр акчаларына сатып алынды. 
Халык җавап кайтара. Без «Бергәләп храм төзик»  мөрәҗәгате белән буклетлар әзерләдек, аларны мәхәллә һәм битараф булмаган халыкка таратабыз. Шулай, якын арада бу урында чиркәү-керәшен һәм чиркәү-славян телләрендә гыйбадәтләр алып барыла торган чиркәү барлыкка килер дип өметләнәбез. Биредә гыйбадәт кылу, никах уку, чукындыру, бер сүз белән әйткәндә чиркәү-мәхәллә тормышы өчен кирәк бар нәрсәне дә уздырып булачак.
Керәшеннәр өчен мәхәллә булуның мөһимлеге турында сөйләп тә торасы юк. Чөнки Чистай җирендә генә дә әлеге этносның биш меңгә якын вәкиле яши.
– Әлеге вакыйганы бик озак көттек! Шатлык яшьләреннән сүзләр юк, – дип безнең белән уртаклашты Елена Осипова. – Без кирәкмәс кешеләр идек. Рус чиркәвендә безне аңламыйлар, без туган телебездә гыйбадәт кыла алмый идек, ә мәчеттә башка дин. Хәзер барысы да башка: керәшен телебездә гыйбадәт уздырыла торган йортыбыз бар. Аллага шокер, шушы көнне күрә алдык! 
Мәхәллә инициативасы белән хәзерге вакытта гыйбадәт кылына торган гыйбәдәт йортыннан яңасы төзелә торган урынга тәре һәм иконалар тотып тантаналы бару оештырылды һәм уздырылды. Епархиянең керәшен җәмгыяте вәкиле, Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов гыйбадәт кылды һәм булачак храм урынында тәре урнаштырды. 
Мәхәллә халкының ул вакытта кичергән хисләрен җиткереп булмый. Кешеләр тезләнеп дога кылдылар, аларның догалары кабул булуга – Чистайда керәшен храмы төзелеше башлануга шатландылар.
Җирле керәшен җәмгыятенә ярдәм күрсәтү турында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да белдерде. Ул Совет вакытының гади булмаган шартларына карамастан, әлеге этнос вәкилләренең үз рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклап кала алуларын ассызык­лап үтте. 
Шулай ук митрополит керәшеннәрнең из зур проблемаларның берсе булып үз араларыннан дин вәкилләре булмавын билгеләде.
Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 30 артык керәшен мәхәлләсе эшли, шуларның берсе Чистайда урнашкан. Хәзер мәхәллә халкы храмның тиз арада төзелүен һәм әлеге игелекле эштә битараф булмаган кешеләрнең катнашуын сорап дога кылалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X