Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләребезгә тынычлык һәм шатлык иңсен 

Бисмилләәһи-рахмәәниир-рахиим! Күбебез сагынып көтеп алган изге Рамазан ае тәмамланырга да санаулы көннәр генә калды. 

Бу көннәрдә без күңелебездә шатлык хисләре белән беррәт­тән бераз моңаю, дулкынлану хисләре дә кичерәбез. Тоткан уразаларыбыз, ифтарларда катнашуларыбыз, тәравих намазлары укуларыбыз сөендерсә, Рамазан аеның шулай тиз узып китүе, аның белән хушлашу күңелләрне нечкәртә...
Гаед фитыр көне ул – мөкаддәс көн, бөек бәйрәм. Шушы бәйрәмебез мөбарәк булып, алдагы елларда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч, сәламәт булган хәлдә бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһы Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, изге гамәлләребезне кабул кылып, гөнаһларыбызны кичереп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, үзенең җәннәтләренә керергә насыйп итсен.
Күркәм бәйрәм көн­нәрендә ялгызлар, авыр хәлдә калучылар, авырулар, фәкыйрьләр турында да онытмыйк. Алар да безнең белән шатлансын, бәйрәм рухын тойсын, тәмле ризыклар белән сыйлансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлик. Әти-әниләребезнең, ту­ган­нарыбызның хәлләрен белик, кунакка йөрешик. Бакыйлыкка күчкән якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылыйк, догалар укыйк.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезнең барыгызны да якынлашып килүче якты бәйрәмебез Ураза гаете белән ихлас кү­ңелемнән тәбрик итәм. Һәр­бар­чагызга тән һәм җан сихәтлеге, күңел тынычлыгы, бәхет, хәерле гомер телим.  
Барлык дин кардәшләремне 15 июнь көнне 6 сәгатькә мәчет­ләребезгә бәйрәм вәгазе тыңларга һәм гает намазына чакырам.

Мөхәммәд Кыямов,  шәһәр һәм район имам- мөхтәсибе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай