Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Күңелләрдә матур тәэсир калды

    2018 елның 23 февралендә халкыбыз авылдашыбыз, милләтпәрвәр, атаклы хикәяче, романчы, драматург, публицист, журналист, тарихчы, милли сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар әдәбияты классигы, бер үк вакытта яңа татар әдәбиятына, татар әдәби теленә нигез салучы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

    Шушы уңайдан аның туган авылы Яуширмәдә, Яуширмә урта гомуми белем мәктәбендә, Гаяз Исхакый музеенда, шәһәребез һәм район мәктәпләрендә бөек әдибебезгә багышланган төрле чаралар үткәреләчәк. Гаяз Исхакый иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан Яуширмәдә февраль аенда үткәреләчәк «Сүнә белми торган ялкын» дигән муниципаль конкурска, 22 март көнне 2нче гимназиядә уздырылачак Г.Исхакый исемендәге IV республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә әзерлек эшләре бара.
    19 гыйнвар көнне Г.Исха­кыйның музей - утарында Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче, 8 нче сыйныф укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы - Гобәйдуллина Фәридә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сәхапова Энҗе һәм үзем, Г. Исхакый музееның директоры Ибраһимова Рәсимә, фәнни хезмәткәр Яруллина Гөлисә тарафыннан Г.Исхакыйның 140 еллыгына һәм Л.Н.Толстой елы уңаеннан «Л. Толстой и Гаяз Исхаки и наш «собственный сад», «Л.Н. Толстой и татарская литература начала ХХ века» дигән телдән журнал үткәрелде. Журналның беренче битен Г Исха­кый музееның директоры Ибраһи­мова Рәсимә үзенең чыгышы һәм фәнни хезмәткәр Яруллина Гөлисә «Л. Толстой и Гаяз Исхаки и наш «собственный сад» дигән темага доклад укып ачып җибәрделәр. Журналның икенче битендә» Л.Н. Толстой и татарская литература начала ХХ века» дигән темага 7нче, 8 нче сыйныф укучылары Л.Толстойның рус әдәбиятында тоткан роле һәм рус әдибенең татар әдәбиятына йогынтысын, Г.Исхакыйның Толстойга булган мөнәсәбәтен үзләренең чыгышларында ачыкладылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Фәридә укучыларга 2018 ел Л.Толстой елы булуын әйтеп үтте һәм аларга Л.Толстойның тормышы һәм иҗаты буенча өстәмә мәгълүматлар җиткерде.
    Казандагы укытучылар мәктәбе Исхакыйны бөтенләй яңа бер дөньяга алып керә, аның мәдәни һәм сәяси карашларына көчле йогынты ясый, интеллекты формалашуда гаять зур роль уйный. Табигать һәм гуманитар фәннәрне нык­лап үзләштерүдән тыш ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә, сәясәт, фәлсәфә өлкәсенә караган китапларны күп укый. Булачак язучыда Н.Гоголь, И.Тургенев, Л.Толстой иҗаты, Ги де Мопассан, Кнут Гамоун, Оскар Уйальд әсәрләре аеруча көчле тәэсир калдыралар. Үзенең автобиографиясендә ул, нәкъ менә шушы мәктәптә укыган елларны күздә тотып, «Иң зур йогынтыны миңа Тургенев ясады, ә соңгы елларда Толстой» дип яза. Гаяз Исхакыйның «Толстойның татар әдәбиятына тәэсире» дигән мәка­ләсе «Милли юл» журналының 1929 елгы 8нче санында язылган. Ул бөек әдип Лев Толстойның тууына 100 ел тулу мөнәсәбәте белән дөнья күр­гән. Анда без Г.Исхакыйның иҗаты­ның һәм эшчәнлегенең әһәмиятле якларын күрәбез. Язучы Толстой бөтен Аурупада «зур урын тота» дип яза. Мин менә шушы мәгълүматларны укучыларга җиткердем. Шулай ук чыгышымда Удмуртия башкаласы Ижау шәһәр педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә Хәкимованың татар әдибе Гаяз Исхакый һәм удмурт язучысы Кедра Митрей иҗатларын өйрәнеп, монография чыгаруын һәм Яуширмә урта гомуми белем мәктәбендә укыган Гаязова Регина, Тарханов Рөстәмгә ике авторның олы мирасын өйрәнергә Вәсилә Хәкимова­ның монографиясе этәргеч тә бирүен, фәнни эзләнү эшен эшләгәндә катлаулы темаларны үзләштерергә ярдәм итүен әйтеп үттем. Дөрестән дә, ике милләт язучылары иҗатын­дагы уртаклыкка тук­талып, моно­графиясендә Вәсилә Хәкимова Гаяз Исхакый да, Кедра Митрей да әсәрләрендә үз милләтенең үзаңын үстерү, телне саклап калуга өстенлек бирүен ассызыклый. Ике язучы да - Гаяз Исхакый татар, төрки, ә Кедра Митрей фин-угор халыкларын берләштерү идеясе белән яшәвен дә билгели.
    Телдән җурналның өченче бите нәкъ менә «Кедра Метрей и Гаяз Исхаки:достойные сыновья своих народов» дип аталган иде. 8нче сыйныф укучысы Гомәрова Румия үзенең чыгышында Идел һәм Урал төбәгендә туып үскән ике милләт язучысы Гаяз Исхакый һәм Кедра Мит­рей иҗаты хакында сөйләде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Фәридә укучыларга аларның иҗатындагы уртаклыкны аңлатты.
    Уздырылган чараның ахырында Г Исхакый музееның директоры Ибраһимова Рә­симә укучыларга Толстой һәм Исхакыйның иҗатлары буенча викторина сораулары үткәрде, укучылар сорауларга җавап бирделәр.
    Гомумән, үткәрелгән чарада укучылар урыс телендә оста чыгыш ясап, Толстой, Исхакый, Кедра Митрей буенча белемнәрен күрсәттеләр.
    Фикерне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: телдән журнал Толстой, Исхакый, Кедра Мит­рей кебек шәхесләрнең олы мирасын өйрәнергә этәргеч бирер.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: